ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Раяз Фасихов «татар эстрадасының иң моңлы һәм иң моңсыз җырчысы»н атый

0

Раяз Фасихов һәм Артур Исламов «Иң моңлы җырчы» темасына интервью бирә. Бу видео «Татарлар Онлайн» ютуб-каналына куелган.

- Татар эстрадасының иң моңлы җырчысы? – дип сорагач, Раяз:

- Раяз Фасихов, – дип җавап бирә.

- Иң моңсыз җырчысы?

- Татарда моңсыз җырчы юк, – ди Артур Исламов.

- Бар ул, әйтергә ярамый, – ди Раяз Фасихов.

- Татар эстрадасының иң чибәр хатын-кызы, – дигән сорауга егетләр икесе дә аптырашта кала.

- Аида Гарифуллина, Алсу, – дип саный Раяз. Артур исә:

- Эльза Заяри, – ди.

- Алай димәсәң, колагыңны өзәләр! – дип көлә Раяз.