«Татарларны белеп торсыннар әле»: Илсөя Бәдретдинова Кытай кафесында җырлап, манго алган
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең концерт директоры Гүзәл Карамиева белән Кытайга ял итәргә киткән. Җырчы Кытай кафесында рәхәтләндереп «Торып бас» җырын башкарган. Сәяхәтен артист социаль челтәрдәге аккаунтында күрсәтеп бара.
Сәхнә күлмәге түгел, ә гади генә кыска итәк һәм топ кигән Илсөя Бәдретдиновага Кытай кафесына тамак ялгарга керүчеләр һәм официантлар – барысы да алкышлый, видеога төшерә, «молодец!» диләр.
Җырлаган өчен бүләк тә эләккән әле. «2 җыр җырладым – 4 манго бүләк иттеләр.Бу – күршедәге өстәлдән комплимент», – дип сөйли ул.