ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

«10 бала тапсаң да читкә йөргән ир йөрүен дәвам итәчәк»: җырчы Алсуга язалар

0
«10 бала тапсаң да читкә йөргән ир йөрүен дәвам итәчәк»: җырчы Алсуга язалар

«Зимний сон» җыры белән һәркемнең күңелендә урын тапкан җырчы Алсу, ире белән аерылганнан соң, премьерасын тәкъдим итте. «Я учусь не бояться» дигән җыр артистның күңел халәтенә туры килә. Ул күңелне айкый, йөрәккә тия торган җыр.

  • Җырчы Алсу аерылыша

«Бу җырның сүзләре минем өчен алдан күреп әйтелгән кебек булды. Ул елларга сузылган мөнәсәбәтләр булган, әмма үткәннәр турында йөрәгендә җылы хатирәләрне саклап, алга таба үзе генә барырга уйлаган кешеләрнең йөрәгендә урын алачак.

Бу җыр күңелне яралый торган әйберләрне артта калдыру кыюлыгы турында. Кайтавазларыгыз һәм мине хуплавыгыз өчен рәхмәт», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Алсуның аерылышуына иренең хыянәте сәбәп булган, дип язалар социаль челтәрләрдә. Бик күпләр Алсуның бу адымын хуплый, аны кызгана, алга барырга көч бирерлек сүзләр язалар.

«Нинди генә чибәр һәм уңган булма, 10 бала тапсаң да читкә йөргән ир йөрүен дәвам итәчәк»;

«Мин сине шундый яратам. Синең өчен йөрәгем авырта. Өзеп ташларга әзермен. Әмма барысы да бетүенә шатмын. Хәзер сиңа авыр, аннары җиңел булачак. Син бриллиант. Син мәхәббәттән, җылылыктан һәм кайгыртудан ялтырарга тиеш»;

«Алсу, сез искитмәле чын, зирәк, матур хатын-кыз»;

«Җыр күңелгә үтеп керә. Авыр булуы сизелә. Тизрәк барысы да узсын. Алда иң яхшысы көтсен»;

«Нинди көчле җыр. Премьера белән» дигән комментарийлар калдырганнар җырчыга.

Алсу эшмәкәр Ян Абрамовка 2006 елның 18 мартында кияүгә чыккан иде. Алар Сафина, Микелла исемле ике кыз һәм Рафаэль исемле малай тәрбияли. Пар 18 ел бергә яшәгән.