Офтальмолог киңәшләре: укроп ашарга, 20х20х20 кагыйдәсен үтәргә, бала ятып укымасын
Соңгы 10 елда күз авырулары булган балалар саны 2 тапкыр артты
Соңгы 10 елда Татарстанда балалар арасында теркәлгән күз авырулары саны 2 тапкыр диярлек арткан. 2013 елда 90 меңгә якын очрак теркәлгән булса, 2023 елда инде 150 мең.
Балалар еш кына ерактан начар күрүдән интегә, якыннан начар күрүчәнлек икенче урында тора, конъюнктивит һәм башка ялкынсыну авырулары өченче урында.
«Беренче чиратта үсеш баланың генетикасы белән бәйле – нәселдәнлек. Күрү сәләте белән проблемалары булган ата-аналар буыны артты. Аларның генетик фоны балаларына күчә. Гаиләләрдә еш кына ата-ананың берсендә генә булса да күрү проблемасы бар», – дип аңлатты Республика клиник офтальмология хастаханәсенең балалар офтальмологы Ленара Хәнифәтуллина.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Тагын бер мөһим сәбәп – бала күзе өчен бик җитди булган йөкләнеш. Балалар хәзер, гадәттә, һәр нәрсәгә якын арадан карыйлар, урамда аз вакыт үткәрәләр. Офтальмолог сүзләренчә, бала урамда, тәүлекнең якты вакытында, 1,5-2 сәгать вакыт үткәрергә тиеш. Гаджетлар белән артык мавыгуны доктор шулай ук начар гадәтләр исемлегенә кертә, алар күрү сәләтен бозарга мөмкин.
Балалар җитди авырулар белән дә ешрак авырый башлаган, бу – шикәр диабеты, аутоиммун һәм неврологик авырулар. Хәтта сколиоз һәм умыртка сөяге белән бәйле башка проблемалар да күрү сәләтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Баланың начар күрә башлавын ничек белергә?
Балалар офтальмологы баланың, бигрәк тә кечкенә яшьтәгенең, беркайчан да күрү сәләтеннән зарланмаячагын әйтә. Шуңа күрә балага диспансеризация уздыру мөһим, аның күрү сәләтен профилактик максатларда тикшерергә кирәк.
Хәзер шундый тенденция күзәтелә, кайвакыт хәтта 1 яшьлек балаларга да күзлек кидерергә туры килә, дип сөйләде Ленара Хәнифәтуллина.
Еш кына ата-анага балаларын офтальмологка күрсәтергә дип укытучылар һәм тәрбиячеләр киңәш итә. Мисал өчен бала тактада язылганны начар күрә башласа, моны укытучылар һәм тәрбиячеләр күреп ала. Өйдә вакытта ата-аналар баланың күзләрен кысып каравына игътибар итә ала, ерак әйберләрне – мисал өчен, машина яки йорт номерын күрә алмавын абайлый ала. Бала шулай ук артык арыганлыктан, баш авыртуларыннан зарланырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ»
«Дүрт яшьлек балаларга начар күрү диагнозын куябыз»
«Ерактан начар күрү» диагнозы еш кына мәктәп яшендәге балаларга куела. Әгәр элек мондый күрү проблемалары яшүсмерләрдә ешрак күзәтелсә, бүген башлангыч мәктәп укучылары саны арта бара. Күрү сәләте бозылу хәтта 4 яшьлек сабыйларда да күзәтелә.
«Балаларда һәм яшүсмерләрдә ерактан күрү сәләте начараю шактый арта, бу авыруны без прогрессив дип саныйбыз. Бу – начар күрү генә түгел, олы яшьтә аның башка авырулар китереп чыгару куркынычы да бар», – диде табиб.
«Минус» бик мәкерле – киләчәктә ул дәвалавы бик авыр булган яки гомумән мөмкин булмаган челтәркатлауның аерылуына һәм башка үзгәрешләргә китерергә мөмкин.
«Без ерактан күрү сәләте бозылган яки миопияле мәктәпкәчә яшьтәге балаларны күбрәк күрә башладык. Алар – яшьләре буенча ерактан яхшы күрергә тиеш булган балалар, әмма бүгенге көндә алар күз төзелеше аномалияләре белән табибка киләләр», – дип аңлатты доктор.
Мәктәпкә кергәнче үк балага күзлек яки, бу процессны туктатыр өчен, дәвалау линзалары билгелиләр, Чөнки иң актив үсеш чоры – 7 яшьтән 16 яшькә кадәр, нәкъ менә шушы аралыкта күз бик нык үсеш кичерә, һәм теләсә нинди тискәре фактор челтәркатлауда үзгәрешләргә һәм алга таба инвалидлыкка китерергә мөмкин.
Фото: © «Татар-информ»
Ата-аналарга киңәшләр: баланың күзләрен ничек сакларга?
Баланың күрү проблемаларын вакытында күреп алу өчен, бала зарланмаса да, елына 1 тапкыр балалар офтальмологына бару мөһим.
«Безгә килгән балалар үзләре бернәрсәдән дә зарланмый, күрүләренең начарлануын аларның укытучылары, тәрбиячеләре, әти-әниләре әйтә. Һәм скрининг вакытында проблемалар ачыклана», – ди табиб.
Балаларда күрү гигиенасы яки күрү режимын булдырырга кирәк. Ленара Хәнифәтуллина сүзләренчә, көндез 2 сәгать урамда йөрү балалар өчен бик мөһим, ә ата-аналар үз балаларының дөрес утыруы өчен шартлар булдырырга тиеш, җиһазлар дөрес сайланырга, эш өстәлендә яктырту җитәрлек булырга тиеш.
«20х20х20 кагыйдәсе бар. 20 минут йөкләнеш – уку, язу, аннан соң 20-30 секундлык кыска гына тәнәфес, шул арада фокус өчен җаваплы күз мускулы ял итәргә өлгерә. Иң яхшысы – ерактан карау», – ди табиб.
Ятып уку баланың күзенә начар тәэсир итә, офтальмолог, өстәл артында утырып китап уку яхшырак, ди.
«Балалар хәзер бик күп вакытларын гаджетларда утырып уздыралар, кечкенә яшьтән үк якын арадан кечкенә экраннарга карыйлар, чөнки аларның куллары кыска. Нәтиҗәдә бала ерактан начар күрә башлый. Без һәрвакыт мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гаджетларны бөтенләй кулланмаска киңәш итәбез. Телефоннар, компьютерлар, планшетлар шалтыратулар өчен генә кулланылырга мөмкин, уеннар, программалар карау өчен түгел. Шул кагыйдәне истә тотарга кирәк: экран зуррак булган саен, күзләргә җиңелрәк. Хәзер барлык мультикларны балаларга телевизордан кабызырга мөмкин», – ди доктор.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Укучыларга гаджетлардан баш тарту авыррак, чөнки анда уку материаллары күп. Офтальмологлар башлангыч мәктәп укучыларына телефон һәм планшетларны көненә 3-4 тапкыр 15әр минут, 5-9 сыйныф укучыларына көненә 3-4 тапкыр 20-25 минут белән чикләргә киңәш итә. Югары сыйныф укучылары телефонда 30-40 минут утыра ала.
Офтальмолог балаларның туклануына игътибар итәргә кирәклеген әйтә. Балалар, рационда витаминнар җитәрлек булсын өчен, дөрес һәм баланслы тукланырга тиеш. Еш кына ата-аналар балалар офтальмологыннан, нинди витаминнар сатып алырга, дип сорый, әмма бер генә дару төймәсе да күрү проблемасын дәвалый алмый, иң яхшысы – баланың рационын баланслау. Монда лютеин мөһим роль уйный.
«Сары, яшел һәм кызгылт сары җимешләрдә һәм яшелчәләрдә бик күп лютеин бар. Яшеллектә бик күп лютеин: укроп, петрушка, салат, брокколи», – ди табиб.
Әгәр бала саф һавада күп йөрсә, телефонда мөмкин кадәр азрак утырса, күзләр өчен гимнастика ясаса һәм яхшы тукланса, шулай ук елына 1 тапкыр офтальмологка барса, күрү проблемаларын булдырмый калырга мөмкин, дип нәтиҗә ясый табиб.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эвелина Киселёва