ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Ильмира Нәгыймова Индонезиядә кәләш букеты тоткан

0

Җырчы Ильмира Нәгыймова шушы көннәрдә Индонезиянең Бали утравында ял итә. Ул утрауга Гөлназ Сираева белән очып килгән һәм Максим белән Кристина исемле парның туенда кунак булган.

Туй бик купшы узган, мәҗлесне рус эстрадасы йолдызы Артур Пирожков алып барган.

«Балида кәләш букеты тоттым. (Мин монда бөтенләй булырга тиеш түгел идем). Мин Гөлназ Сираева белән тыныч кына килеп утырдым, диңгездән соң, бизәнмәгән дә килеш. Язмыш бу.

Миңа язган кеше кем микән?» – дип аңлаткан бу вакыйганы Ильмира Нәгыймова.