Чалманаратка солдат кайткан — хис тулы видеолар
Актаныш районының Чалманарат авылына солдат кайткан. Парлы җырчылар Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар күршеләре Сәйдәшне каршы алуны социаль челтәрдә күрсәтте.
Егет – гаиләдә бердәнбер бала. Ул вакытлы хәрби хезмәттә булган. Солдат кайту күренеше төшерелгән видеоларда иң дулкынландыргыч мизгелләр бар: егет сөйгәне белән күрешә, әти-әти әнисе кочагына чума. Авылдагы һәркем бу очрашуларны күз яшьләре аша күзәтә.