ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

«Сугышта ирем үлде»: тол хатын иренә багышлап җыр яздырган

0

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова социаль челтәрдә Әлфирә Кәлимуллина башкаруында җыр тәкъдим итте. Бу җыр тарихын ул: ««Сугышта ирем үлде. Аңа багышлап җыр языйк әле, Айгөл...». Яздык, җыр әзер. Үзәк өзгеч. Сез дә тыңлагыз. Ришат Шәйхетдинов көе, Рамилә Антонова сүзләре», – дип тәкъдим итте.

  • Айгөл Шәйхетдинова: «Гаилә мөнәсәбәтләребез өчен авыр ел булды»

Әлфирә Кәлимуллина башкаруындагы җыр «Юк, ышана алмыйм» дип атала.

«Синең белән тормышны

Өлгермәдек гизәргә.

Яна йөрәк сагынуга

Хәзер инде калды бары түзәргә.

Юк, ышаналмыйм,

Ярам гомерлек,

Ачы яраларым гомерлек.

Соңгы сурәтеңне карыйм һәр көнне

Сөямен, җаным, үзеңне» дигән юллар бар бу җырда.