ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

22 июньгә һава торышы һәм ай календаре

0

22 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда көчле яңгыр, боз яварга, яшен булырга мөмкин. Җил төньяктан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус, көндез +19..+24 градус фаразлана.

Тулы ай.

Үсемлекләр белән эшләү өчен уңышлы көн түгел. Шулай ук кыяр тозларга да киңәш ителми. Дару үләннәренең чәчәкләрен, яфракларын җыярга була. Туфракны йомшартырга һәм мүлчәләргә мөмкин.