ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

21 июньгә һава торышы һәм ай календаре

0
21 июньгә һава торышы һәм ай календаре

21 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр, боз яварга мөмкин. Көньяктан төньяк-көнбатышка күчүчән җил, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 17-22 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус, көндез +26..+31 градус фаразлана.

Үсүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Туфракны йомшартырга, үсемлекләр төбенә тирес, чабылган үлән, салам салырга була. Җиләк-җимеш агачлары ботакларын һәм куакларын күтәртеп куярга. Иртә өлгергән яшелчәләрне һәм яшеллекне җыярга. Бакча җиләкләрен җыеп эшкәртү өчен уңышлы көн санала. Күпьеллык суган орлыгын чәчәргә була. Органик булмаган ашлама белән тукландырырга, яшелчәләрнең төбенә өяргә кирәк. Авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш алып барырга, прививка ясарга мөмкин.