ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

«Исерек ир-ат салны әйләндереп каплады». Ятимә кыз 18 яшендә батып үлгән

0
«Исерек ир-ат салны әйләндереп каплады». Ятимә кыз 18 яшендә батып үлгән

Новосибирск өлкәсендә Подгорная авылы янында сулыкта фаҗига була. Биредә 18 яшьлек кыз батып үлә. Якыннары сүзләренчә, фаҗига ир-ат гаебе белән була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

14 июньдә 18 яшьлек Катя (исеме үзгәртелә) дус кызлары белән су буенда ял итә. Ясалма сулыкны биредә яшәүчеләр «котлован» дип йөртә. Пляжда кеше бик күп була. Шул чакта кыз бату турында кычкырыша башлыйлар.

«Ул дус кызлары белән салда иде, сулык уртасында диярлек. Кисәк кенә алар янына таныш булмаган ир-ат йөзеп килә, ул исерек була. Ул сүгенә, «йөзә белмәүчеләр салдан китсен!» дип кычкыра. Аннары салны әйләндереп каплый. Катя бу вакытта суда, салга тотынып тора торган була. Ир-ат салны әйләндерә башлагач, аны су суыра, кыз төпкә китә», – ди Катяның танышлары.

Әлеге ир-ат дуслары белән пляжда ял иткән. Катяның танышлары сүзләренчә, ир-ат исерек була, аңа зыян килми, ә Катяны таба алмыйлар.

«Үсмер малайлар аны эзләп чумды, коткарырга маташтылар. Аннары 7 м чамасы тирәнлектән гәүдәсен таптылар», – ди танышлары.

Шаһитлар сүзләренчә, биредә су коену тыела.

Мәрхүмә кыз көллияттә укый, ятимә була, аның опекуны бар. Танышлары аны яхшы яктан гына искә ала, тормыш сөючән, актив иде, диләр. Аның сөйгән егете, дуслары була. Якыннары шок кичерә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.