ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Илсөя Бәдретдинова акчасы булганга гына ир-атларның үз артыннан йөрүенә ишарә иткән

0
Илсөя Бәдретдинова акчасы булганга гына ир-атларның үз артыннан йөрүенә ишарә иткән

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызыклы видео куйган. Анда ул зур табак тоткан. Күктән егетләр рәсемнәре төшә, җырчы аларны табакка төшермәкче була, әмма алар «кача».

Аннары күктән акча төшә башлый, ул җырчы кулындагы табакка җиңел генә эләгә, шул вакытта теге «ир-атлар» да табакка үзләре кермәкче була. Тик җырчы аларны төрле якка этеп һәм тибеп җибәрә.

Видеоны караучыларның кәефе күтәрелгән. «Синнән дә кызык кеше юк» дип язганнар җырчыга.