ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Булачак журналист Дилә Заһидуллина: «Бала телен онытса, милләтен дә, татарлыгын да оныта»

0

Тулы исеме: Заһидуллина Дилә Фәнис кызы;

Туган көне: 2007 нче елның 24 феврале;

Туган ягы: Арча районы Ашытбаш авылы;

Уку урыны: Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф;

Шөгыльләре: журналистика, волейбол, җырлау, бию;

Тормыш шигаре: «Һәрчак алга атларга».

– Дилә, син хәзерге вакытта «Алтын каләм» фестивалендә катнашып, үзеңне журналист булып танытырга телисең. Ни өчен татар матбугаты юнәлешен сайладың?

– Мин кечкенәдән татарча сөйләшәм, телем ачылганда беренче әйткән сүзем дә татарча, татар мәктәбендә укыйм, минем янәшәмдә – татарча сөйләшкән. Шунлыктан, башка юнәлешләр белән артык кызыксынмыйм да. Үз телемдә сөйләшү, язу миңа бик ошый.

– Журналистика белән шөгыльләнергә нәрсә этәргеч ясады?

– Журналистика дөньясы белән мин 4 ел элек таныштым. Ул мине үзе тапты дисәм дә ялгыш булмас. Арча балалар «Нур» телестудиясендә Зөлфирә Маннаповна җитәкчелегендә шөгыльләнәм. Журналистикага мин бик тыйнак, оялчан булып килдем. Әмма, вакыт үткәч, журналистка кирәк булган үҗәтлек сыйфатын да булдырдым, тел байлыгым да артты, башка кешеләр белән аралашырга да өйрәндем, киләчәгемне нәрсә белән бәйләргә дигән сорауга да җавап таптым.

– «Татарлык» сүзен ничек аңлыйсың?

– Татарлык - милләтең татар булуы, безнең күңелебездә, җаныбызда булган, буыннан буынга күчеп килгән, каныбызга сеңдерелгән милли рух, милләтебезнең чал тарихын белү дип аңлыйм мин.

– Халык арасында «чын татар» дип әйткәннәрен ишеткәнең бардыр. Синеңчә, кем ул чын татар?

– Төрле бәйгеләрдә, чараларда яшьтәшләрем белән аралашырга туры килә. Алар арасында туган телен камил белгән, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап калу өчен тырышып йөрүчеләр бар. Андый егет-кызлар белән чын күңелдән сокланам, ә алар арасында шәһәр җирендә туып үскәннәре дә шактый.

Дилә Ибәтуллина

Фото: © Рамил Гали

– Кешеләрнең шулай әйтүләренә үзең ничек карыйсың?

– Татарларны «чын булмаган» дип әйтәсем килми, барыбыз да «чын « булсак иде.

– Татарлар арасында татарлыкны ничек үстереп була? Син үстерүне кирәк дип саныйсыңмы?

– Татарлыкны үстерү өчен үз туган телебездә күбрәк аралашырга кирәк. Кызганыч, шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да кече яшьтәге балаларның рус телендә аралашулары күзәтелә башлады. Әгәр дә бала телен оныта икән, милләтен дә, татарлыгын да онытачак. Телне саклыйк дип сөйләп йөреп кенә уңышка ирешеп булмаячак. Моны һәркем үзеннән башларга тиеш. Безгә үз телебездә шәһәр урамнарында да, җәмәгать урыннарында да оялмыйча, иркенләп аралашу гадәтен кертергә кирәк. Шул вакытта гына телебез сакланачак дип уйлыйм.

– Син үстерергә кирәк дип әйтәсең. Ә синең татарлыкны үстерүдә өлешең бармы?

– Мин милләтемне, аның гореф-гадәтләрен яратам, иптәшләрем белән гел татарча сөйләшергә тырышам. Татарлыкны үстерүдә үз өлешем бар дип уйлыйм.

– Татар матбугатының татарлыкны үстерүдә катнашы бармы? Ул нинди роль уйный?

– Минемчә, татар матбугатының татарлыкны үстерүгә кагылышы, әлбәттә, бар. Массакүләм мәгълүмат чаралары электән җәмгыятькә йогынты ясаган. Элек милләтне үстерүдә бердәнбер чара булган, хәзер дә үз әһәмиятен югалтмый дип саныйм. Татар матбугаты халыкның белемен арттыра. Аннан тыш, матбугат татарларны берләштерү чарасы да булып тора, минемчә.

– Киләчәктә нинди темаларга язарга ниятлисең?

– Без гел хәрәкәт итеп торучы, үзгәрешләргә бай җәмгыятьтә яшибез, иртәгә нәрсә буласын да төгәл әйтеп булмый. Журналист кеше иҗтимагый вакыйгалар турында язарга тиеш, минемчә. Мин дә илдәге яңалыкларны, вакыйгаларны үз иҗатымда чагылдырырмын дип уйлыйм.

– Язмаларында татарлыкның чагылуын теләр идеңме?

– Бәхәссез, теләр идем. Минем уйлавымча, кеше үзенең татар булуы белән горурланырга, үз милләте, теле турында онытмаска тиеш.