ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Муенны кара яндырып үбүнең нинди куркынычы бар?

0

Тәнне эз калдырырлык итеп (засос) суырып үбү куркыныч булырга мөмкин. Бу турыда «АиФ» яза.

Муенны суырып үпкәч, тромб барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә кардиолог, йөрәк-кан тамырлары хирургы, гомуми практика табибы Владимир Хорошев.

«Әгәр берәр кеше башка кешенең муенын вена тирәсеннән суырса, бу – куркыныч. Бу веналар өстә генә ята, алар зур, диаметры зур. Засос ясап үпкәндә, чыннан да, тромблар барлыкка килергә мөмкин – моның фаталь нәтиҗә тудыруы ихтимал. Алар йөрәк камераларына һәм умрау сөяге астындагы веналарга эләгергә мөмкин, бу исә бик катлаулы нәтиҗәләр китереп чыгара, шул исәптән кеше үләргә дә мөмкин», – ди табиб.

Кардиолог сүзләренчә, иреннән суырып үбүнең куркынычы юк, киресенчә, кешеләр үбешкәндә, бәхет гормоны барлыкка килә. Вакуум ясаганда, иреннәрдә дә гематома ясала. «Бу – микротромбоз ясарга мөмкин, тик аларны фаталь дип атап булмый. Ирендәге һәм теш казналыкларындагы веналар диаметры бу тромбларга өзелергә ирек бирми», – ди табиб.

Муеннан суырып үбү зыян китергән реаль очраклар бар. Мехикода яшәүче 17 яшьлек егет 2016 елда инсульттан үлә, сөйгән кызы аның муенына засос ясаган булган, диелә хәбәрдә.