ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Танылган алып баручы Илнур Фәсхетдинов өйләнгән

0

Казан шәһәр филармониясе алып баручысы Илнур Фәсхетдинов өйләнгән. Ул бу хакта үзенең сәхифәсендә хәбәр иткән – туй мизгелләре күрсәтелгән бик хисле видео күрсәткән. Мәҗлес искиткеч матур урында үткән, яшьләр икесе дә шундый бәхетлеләр! «Мин яратам сине», – дип яза Илнур әлеге видео янында.

Сторисларыннан аңлашылганча, Илнур туйны туган көненә туры китереп уздырган, шул рәвешле үзенә иң зур бүләкне дә үзе ясаган.

«Шундый матур! Мәхәббәтле! Туган көнең дә котлы булсын! Бәхетле тормыш телим»;

«Матурлар, тәтиләр. Оза-а-ак итеп, рәхәттә, бәхеттә яшәгез»;

«Котлыйбыз! Мәхәббәтегезне саклагыз», – дип җылы теләкләр язалар Илнур белән аның тормыш иптәшенә коллегалары һәм интернет киңлекләрендәге дуслары. Әлеге теләкләргә без дә кушылабыз! Тигез, озак, тату гомер кичерегез!