ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2024

Минзәлә янында дуңгыз фермасы салалар: «Тиздән бөтен район дуңгыз тизәге белән күмеләчәк»

0
Минзәлә янында дуңгыз фермасы салалар: «Тиздән бөтен район дуңгыз тизәге белән күмеләчәк»

«Кама беконы» ясалма орлыкландыру станциясен төзү проекты 150 миллион сумга бәяләнә.

Татарстанда Минзәлә районының берничә авылы – Бакчасарай, Яңа Александровка, Иске Ашпала, Тулубай, Усай, Югары һәм Тау асты Тәкермәне, Югары Байлар, Балтай, Хуҗамәт халкы – йортлары янында дуңгыз фермасы төзүгә каршы петиция төзегән.

«Безгә район территориясендә, халкының күпчелеге мөселманнар булган торак пунктлар янында, ягъни Яңа Александровка авылында, «Камский бекон» ҖЧҖ дуңгызчылык комплексы төзелеше башланган, дигән хәбәрләр килеп иреште. Халык бу комплекс төзелешенә каршы, чөнки ул торак пунктларга якын урнашкан. Билгеле булганча, дуңгызчылык комплекслары әйләнә-тирә өчен дә зыянлы – аның исе күп километрларга кадәр тарала, дуңгыз тизәге якындагы сулыкларга юып төшерелә», – ди Минзәлә районындагы авыллар халкы.

Мисал итеп, алар Тукай районы «Сосновый Бор» бистәсендә яшәүчеләрнең тәҗрибәсен китерә, алар шундый ук фермада дуңгызлар асрау нәтиҗәсендә чыккан аммиак һәм башка зыянлы матдәләрне суларга мәҗбүр. Авыл халкы, дуңгыз тиресенең исе күп километрларга тарала, ә эссе һавада гомумән сулыш алып булмаячак, дип зарлана.

Минзәләлеләр әйтүенчә, аларның фикере беркемгә дә кирәкми.

«Без авылларыбыз янында дуңгыз комплексы төзүгә риза түгел, бу авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге – мөселманнар. Мөселманнар өчен дуңгыз – «хәрәм» (тыелган) хайван. Авыллардагы руслар да, экологик сәбәпләрдән чыгып, безгә теләктәшлек белдерә. Ни өчен Россия Конституциясе һәм кеше хокуклары бозыла?» – дип яза авыл халкы.

«Терлекчелек фермалары белән бәйле тагын бер проблема – терлек мәетләрен күмү урыннары һәм терлек тиресен утильләштерү кырлары. Тиздән бөтен район дуңгыз тизәге белән күмеләчәк», – дип саный авыл халкы.

«Камский бекон» ҖЧҖ вәкилләре петиция турында хәбәрдар. Компания вәкилләре Яңа Александровка авылы халкы белән очрашып, аларга үз позицияләрен белдергән.

«Безнең компания Минзәлә районының Хуҗамәт авыл җирлеге территориясендә Яңа Александровка һәм Бакчасарай торак пунктлары арасында ясалма орлыкландыру пункты төзергә планлаштыра. Хәзерге таләпләр буенча, биологик куркынычсызлыкны саклау максатыннан, безнең объекттан алып төп дуңгыз фермасына кадәр ара 15 километрдан да ким булмаска тиеш. Бу таләпне үтәү өчен, ясалма орлыкландыру станциясе урыны итеп әлеге район сайланды», – дип хәбәр иттеләр «Кама беконы» компаниясендә.

Шулай ук алар Россия Баш дәүләт санитар табибының 25.09.2007 елгы №74 карары белән 50дән 100 башка кадәр хайван (дуңгыз абзары, сыер абзары, ат абзары) тоткан хуҗалыклар IV куркыныч классына каравын, әлеге производстволар өчен 100 метрлы санитар-күзәтү зонасы билгеләнүен әйтәләр. Компаниядә аларның барысы да нормаларга туры килүен раслыйлар.

Хәзер урында эзләнү эшләре алып барыла. Проектка инвестицияләр 150 млн сум тәшкил итәчәк. Станциядә 5 кеше эшләячәк. Татарстанда дуңгызчылыкның үз генофондын булдыру – төбәк өчен мөһим мәсьәлә, диелә. Тормышка ашыру этаплары – 2024-2026 еллар.

«Төзелеш планлаштырылган җир участогы» «Камский бекон» ҖЧҖ милкендә. Объекттан алып Яңа Александровка авылына кадәр ара 350 метр тәшкил итә, Усай авылына кадәр 2780 метр, Бакчасарай авылына кадәр 1 280 метр, М7 трассасына кадәр 2 720 метр.

Проект 3 бина төзүне күздә тота: 1 235 квадрат метр мәйданда үз лабораториясе булган орлыкландыру пункты, дуңгызларны карантинлау өчен 377 квадрат метрлы бина, 377 квадрат метрлы дезбарьер. Станциядә хайваннарның максималь саны 84 баштан артмаячак, бу – Бакчасарайның фермер хуҗалыкларында тотылган дуңгызлар башына тиң», – дип аңлаттылар компаниядә.

Хайваннар саны аз булу сәбәпле, проектта лагуналар төзү каралмаган, хайваннарның яшәү продуктлары монолит су үткәрми торган тимер-бетон резервуарларда сакланачак һәм тупланган саен эшкәртүгә чыгарылачак.

Билгеле булганча, 2006 елга кадәр әлеге зонада 1000 башлы дуңгыз фермасы һәм 450 баштан артык эре мөгезле терлек фермалары, ашлык саклау складлары, трактор паркы булган авыл хуҗалыгы комплексы эшләгән.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Ольга Степанова