Бөгелмә-Азнакай юлында ут капкан җиңел машина йөртүчесе үлгән
![Бөгелмә-Азнакай юлында ут капкан җиңел машина йөртүчесе үлгән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/1/86af64974ecdf73ae7b8834dff3eb913.jpeg)
Бөгелмә-Азнакай юлында бүген автобус белән җиңел машина бәрелешкән. Бу турыда Татарстан Дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Фаҗига иртәнге алтынчылар тирәсендә була. «Лада Гранта» машинасы белән 1997 елда туган ир-ат идарә итә. Якынча белешмә буенча, ул каршы як полосага чыга һәм «Фиат» автобусына бәрелә. Аның белән 1985 елда туган ир-ат идарә итә.
«Лада Гранта» йөртүчесе урында һәлак була.
Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра, диелә хәбәрдә.
KazanFirst белешмәсе буенча, җиңел машинага ут капкан, йөртүче янып үлгән.