ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

«Әти-әнисе таныды». Агыйделдә табылган мәет мартта югалган 13 яшьлек бала булуы ачыкланды

0

Агыйделдә табылган бала мәетенең мартта югалган 13 яшьлек малай булуы ачыкланды. Аны Уфада баланың ата-анасы таныган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бала мәетен кичә Агыйдел елгасы буенда Җиңү паркы янында тапканнар.

«Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе үсмер мәетен тануны оештырды. Мәет Агыйдел елгасы буенда табылды. 2024 елның 30 мартында югалган 13 яшьлек үсмернең ата-анасы табылган мәетнең үз уллары булуын әйтте», – дигәннәр ведомствода.

Хәзер эксперт тикшеренүләре бара, икенче малайны эзләү дәвам итә.

Әлеге бала 30 мартта 14 яшьлек дусты белән чыгып киткәч югала.

  • Уфада югалган үсмер малайларның берсенең итеге табылган: әнисе улын урланган дип уйлый