ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

24 майга һава торышы һәм ай календаре

0
24 майга һава торышы һәм ай календаре

24 майда Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+3˚, урыны белән 0..-5˚ градус салкын һәм туфракта кырау була. Көндез +15..+20˚ градус.

Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга була. Җимеш агачлары, җиләк куакларына корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы дарулар сиптерергә була. Алма, груша, чия, слива, ирга үсентеләре утырту өчен яхшы вакыт.