ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Нияз Җәлалов гаиләсендә бәби туган

0

Нияз Җәлаловның зур куанычы бар. Җырчы икенче тапкыр бабай булган. Мессенджердагы статусларда бәби белән төшкән фотосын күреп, элемтәгә чыккан идек, Нияз Җәлалов кызы Алиянең тагын бер малай алып кайтуын хәбәр итте.

«Кызым икенче тапкыр әни, ә мин икенче тапкыр бабай булдым. Тагын бер оныгым туды. 3270 кг авырлыкта, буе 53 см. Кияү, якыннарыбыз белән бергәләп, кызым һәм оныгымны әле бүген генә бәби тудыру йортыннан алып кайттык. Бәбигә Данир дип исем кушачакбыз. Беренче оныгым Радмирга инде 2 яшь», – дип, «Интертат» хәбәрчесе белән сөенечен уртаклашты җырчы.