ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Ләйсән Гыймаева белән кызы Таңсылу бәхет турында җыр яздырган

0

Ләйсән Гыймаева белән олы кызы Таңсылу яңа җырларын тәкъдим итә. «Бәхет ул» җырының сүзләрен Луиза Әхмәтгалиева, ә көен Вәсим Әхмәтшин язган.

«Бәхет, син шундый күп төсмерле! Шуңа да «нәрсә ул бәхет» дигән сорауга төгәл җавап юк, ахры. Без гади генә мизгелләргә бәйле бәхет төшенчәләрен бер җырга тупладык – яратып тыңлагыз. Барлык музыкаль мәйданчыкларда!» – дип яза җырчы.

«Молодцы! Шундый матур җырлыйсыз. Күңелләргә үтеп керә. Көне буе сезне генә тыңлап утырыр идем» дип бәя бирүчене күпләр хуплап алган һәм җырга «ут» билгесе белән бәя биргәннәр.