ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Винарис Ильегет улы турында дорфа итеп сөйләде

0

Татар эстрадасында «яшь кияү» Винарис Ильегет «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «YouTube» каналында чыга торган «Ә син?» тапшыруында улы турындагы сорауга җавап бирде.

Син рәсми рәвештә улың бар, дип беләбез…

– Ул – минем эшем. Минем трусикларга кермичә яшәгез әле!

Син аның белән нинди мөнәсәбәттә?

– Әйбәт! Сезнең кебек кешеләр белән…

Аралашасыңмы? Ярдәм итеп торасыңмы?

– Юк! Үскән бала, үзе карасын. Мине 18 яшьтән соң беркем дә карамады. Шуны белегез!

Социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар җырчының улына карата мөнәсәбәте белән килешмәгән һәм аның җавапларын да ошатмауларын белдергәннәр.