ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Яңа Тымытыкта яшәүче хатын, кыргый җәнлекләрдән куркып, агач башында ярдәм көтеп утырган

0

Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр комитеты Бакалы районында булган хәл турында хәбәр итә.

Яңа Тымытыкта яшәүче хатын урманга йөгерергә чыгып китә. Ул анда кыргый җәнлек тавышы ишетә һәм куркуыннан, кайсы якка барырга белмичә, урман эченә йөгереп керә. Агач башына менә һәм ярдәм чакыра.

Координаталарын ачыклап, аның кайда икәнен беләләр. МЧС килеп агач башыннан төшергәнче, ул шунда утырган була.