Татарстанда уңышны юк итә торган паразит гөмбә тарала
Кар юк, ә күгәрек бар
«Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге белгечләре әлеге гөмбәнең үрчүен ничек туктатырга һәм аннан авыл хуҗалыгы культураларын гына түгел, ә бакчадагы үсемлекләрне дә ничек сакларга икәнен аңларга тырыша.
2019 елда галимнәр «Фән» милли проекты кысаларында «Культуралы үсемлекләрнең инфекцион авырулары: комплекслы тикшеренү һәм кар күгәрекләре мисалында контроль стратегиясе» проекты белән мегагрант алды. Грантның гамәлдә булу вакыты бетсә дә, тикшеренүләр дәвам итә. Бу вакыт аралыгында нинди нәтиҗәләргә ирешелүен үсемлекләрдәге йогышлы авырулар лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Владимир Горшков сөйләде.
– «Кар күгәреге» – җыелма термин. Бу авыру үсемлекләргә кыш көне кар астында вакытта йога. Әлеге авыруны гөмбәләр китереп чыгара. Авыруны алар түбән температурада, башка паразитлар актив булмаганда йоктыра.
Безнең төбәктә Microdochium дип аталган гөмбәләр үрчи. Алар салкынга чыдам, кышын да, язын да, җәен дә авыру йоктыра ала, – дип сөйләде галим.
Дөрес, җәй көне бу авыруның таралуы бик сирәк була, чөнки җылылык башлангач, гөмбәләрнең көндәшләре – башка паразитлар активлаша. Аларның иң киң таралу вакыты гадәттә кышка һәм иртә язга туры килә, ягъни кар эри башлагач.
– Без мониторинг үткәрдек, июль аенда яшь бөртекләрдә нинди микрофлора яшәвен бәяләдек һәм анда микродохия күп булуын күрдек. Гөмбәләр бик тиз эволюция кичерә, җылы температурага яраклаша, шуңа күрә җәй көне дә таралу куркынычы бар, – дип борчуын белдерде биолог.
Хәзер үк гөмбәләрнең җылырак климатка яраклашуы һәм кар аз булган урыннарда, мәсәлән, Краснодар краенда, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европада очрый башлавы күренә. Әлегә бу очраклар сирәк, ләкин вакыт узу белән «кар күгәреге» барлыкка килү җитди проблемага әйләнергә мөмкин.
Газонны да, җиләкне дә ашап бетерәчәк
Бу гөмбәләрнең иң яраткан «азыгы» – көзге бөртекле культуралар һәм газон үләннәре. Кар эрегәннән соң газоннарның урыны-урыны белән саргаеп коруы – паразит гөмбәләр эше. Ләкин, вакыт узу белән, алар кар астында калучы барлык үсемлекләргә, хәтта агач-куаклыкларга да (ул аларның үлеменә китерми, үсешен тоткарлый) һәм җиләк-җимеш культураларына да йога башлады. «Кар күгәреге» ачык алсу төстәге пәрәвез кебек күренә, гөмбә үсемлекнең эченә үтеп керә, һәм үсемлек үлә.
– Әйтик, икмәкнең ничек итеп күгәрүен күз алдыгызга китерегез. Башта ул аның өслеген каплап ала, аннары эченә үтеп керә һәм туклыклы матдәләрне үзләштерә. Монда да шулай ук: гөмбәнең нәзек кенә җепләре – мицелияләр – үсемлек эченә үтеп керә, күзәнәкләрне үтерә һәм алардан туклыклы матдәләрне суырып ала, – дип аңлатты Горшков.
Фото: © rt-online.ru
2019 елда «кар күгәреге» таралгач, Татарстанда һәм башка берничә төбәктә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Авыруның таралуы һава торышы белән бәйле: кар озаграк яткан саен, авыруның таралу ихтималы да арта. Шулай ук, Казан галимнәре күзәтүләре буенча, яз җиткәч, карның тиз эрүе дә мөһим. Быел «кар күгәрекләре» күп, чөнки кыш карлы булды, ләкин, бәхеткә, 2019 елдагы кебек түгел, бу – карның бик тиз эреп бетүенә бәйле.
– Microdochium – бер организм түгел, ә генетик яктан бик күп төрле организмнар, һәм аларның барысы да зарарлы түгел. Кайберләре чыннан да зарарлы, алар үсемлекләрне үтерәләр. Башкалары – сапрофитлар, алар үсемлек калдыкларын юк итәләр, матдәләр әйләнешен тәэмин итәләр, алар, киресенчә, файдалы. Кайберләре үсемлекләр өчен файдалы, чөнки алар иммунитетны көчәйтүче табигый вакцина ролен үтиләр.
Бүгенге көндә фәндә бер төр эчендә зарарлы, зарарсыз һәм файдалы формаларны аеру кораллары юк. Без, мәсәлән, кырда бу гөмбәләрнең барлыгын аңлый алабыз, әмма аларның зарарлымы яки юкмы икәнен әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә безнең өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе – кайсының файдалы, кайсының зарарлы икәнен ачыклау һәм, зарарлы булса, кайсы культура өчен икәнен билгеләү, – дип сөйләде галим.
Фунгицид-суперлидер
«Кар күгәрекләре»нә каршы фунгицидлар ярдәмендә көрәшәләр. Әмма ачыкланганча, вакыт узу белән, гөмбәләр алардан саклану чараларына яраклаша, һәм бу чаралар аларга тәэсир итми башлый. Лабораториядә шулай ук гөмбәләрнең нинди фунгицидларга ничек тиз яраклашуын өйрәнәләр. Нәтиҗәдә, аларның берсенең инде нәтиҗәсез булуы ачыкланган, ә икесе – «кар күгәрек»ләре таралуны туктату буенча лидерлар.
Аларның берсен Казан галимнәре «суперлидер» дип атый: ул инде күп еллар нәтиҗәле булуын дәвам итә, һәм гөмбәләр аңа акрын яраклаша. Хәзер лабораториядә препаратның шундый югары нәтиҗәлелегенең сәбәбен аңларга тырышалар.
Ләкин, белгечләр фикеренчә, гөмбәләрне үтерү түгел, ә аларга башка ысуллар белән тәэсир итәргә тырышу яхшырак.
– Әгәр дә без зарары белән файдасы арасындагы аерманы аңласак, гөмбәләрнең зарарлы потенциалын тоткарлау ысулын табарга тырыша алачакбыз. Гөмбәләр үсемлекләргә билгеле бер вакытта зыян итә. Гөмбәләрне үтерә торган түгел, ә аларның үз-үзләрен тотышын үзгәртә торган препаратлар эшләп булачак. Шул очракта алар тиз эволюцияләнергә тырышмаячаклар, – дип саный Горшков.
Шулай ук авыруларга чыдам сортлар уйлап чыгарырга мөмкин.
– Хәзерге селекция практикалары, кызганычка, авыруга каршы торучанлыкка җитәрлек игътибар бирми. Үсемлекләрне үстерү агротехникасы да мөһим: билгеле бер азык, ашламалар керткәндә гөмбәләрнең паразит потенциалы активлашырга мөмкин. Уҗымнар тыгыз булганда да, биомасса күп була, ә гөмбәләр моны ярата.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Евгения Черноусова