ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

«Җир уллары» фаҗигасе: Такташның иң шифрланган әсәре студентлар укылышында

0

Милли классик драматургиябездә «Җир уллары» дип аталган гаҗәеп бер әсәр бар. Дини сюжетка нигезләнгән бу фаҗига жанрындагы гаҗәеп шигъри әсәрне әдәбият галимнәре, чорына карап, төрлечә «сүтеп җыялар». Ә театрлар аңа алынырга атлыгып тормыйлар. Моннан 100 ел элек – 1923 елда – ул татар театрында куелган. Әсәрне Кәрим Тинчурин сәхнәләштергән һәм үзе үк уйнаган да. Идея ролендә сәхнәгә Һади Такташ үзе чыккан, ди.

Якынрак тарихка килсәк, 2003 елда әлеге әсәрне Түбән Кама театрында баш режиссер Рөстәм Галиев куйган булган. Спектакльнең бер өлеше интернет киңлекләрендә бар – карарга мөмкин. Монысы – «Җир уллары» трагедиясенең миңа билгеле булган театраль тормышы.

2012 елда Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында күренекле композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың «Җир уллары» ораториясенең дөньякүләм премьерасы булган. Әлеге премьерадан соң Мәсгудә Шәмсетдинова биргән интервьюларның берсендә шундый сүзләр бар: «20 еллар элек Марсель Сәлимҗановтан ни өчен татар театрының Һади Такташ иҗаты буенча бер спектакль дә куймавын сораган идем. Марсель Хәкимович: «Аны куярлык режиссер тумаган әле», – дип җавап бирде. Такташ шифрланган. Ул – компьютердагы папкалар кебек, бер папка эчендә күп папкалар, аларында тагын папкалар. Биографиясен өйрәнгәч кенә ничек язарга кирәген аңладым: ул бик яхшы мөселман тәрбиясе алган, Шәрык поэзиясен белгән. Ул үзенә татар гына түгел, төрки, фарсы, гарәп мәдәниятен сеңдергән».

«Җир уллары»ның сәхнә тарихы шул чама. Көтмәгәндә КФУ студентлары шушы әсәргә алынган булып чыкты.

Белешмә: «Мизгел» театры 1996 елда Казан дәүләт педагогика университетының Татар филологиясе факультеты базасында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендә оешкан. Ул коллективта 20 ел эшләп, университет кысаларында чын драматик театр тудыра алган. 2018 елдан «Мизгел» театры белән Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов эшли. «Мизгел» театры эшли башлаганнан бирле 35 спектакль куелган, алар белән коллектив күп фестиваль-конкурслар лауреаты булган. Студентлар Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»енә дә, Әмирхан Еникиның «Рәшә»сенә дә, Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ына да, Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектакленә дә, кыскасы, татар әдәбиятының байтак әсәрләренә алынганнар.

Ниһаять, «Мизгел» студентлары Такташка алынган. Аның да иң катлаулы әсәренә.

«Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясе – шигъри юллар белән язылган бик масштаблы әсәр. Аның заманына күрә төрле укылышы бар. Без бу спектакльнең форма һәм беренчел эчтәлеге – вакыйгалары ягыннан чыгып карадык. Бернинди сәясәткә дә кысылмаска тырыштык. Образлар күчеше булса, дөрес аңлагыз. Без моны сезгә тарихи вакыйга-легенда кебегрәк тәкъдим итәбез», – диде режиссер Илфак Хафизов спектакль алдыннан.

Бу әсәр режиссерга форма белән уйнау мөмкинлеге белән кызыклы булган. Чөнки КФУның Болак буендагы төп бинасында урнашкан Актлар залы театраль сәхнәле түгел. Зал бик үзенчәлекле эшләнгән – колонналары да бар, балконнары да, идәне дә яруслы. Тәбәнәк кенә сәхнәсе пәрдәле түгел, ачык киңлек. Шуңа да театр башка юлдан киткән – Актлар залы тулысы белән театр мәйданчыгына әйләнгән. Уртада юл калдырып кара-каршы тезелгән урындыкларда утырган тамашачының каршысында да, ян-якларында да, баш очында да артистлар. Алар тамашачының аяк асларында да, балконнардан сузылып төшеп күксел томан хасил иткән үтә күренмәле аксыл пәрдәләр артында да уйныйлар. Әйе, Илфак Хафизов шушы Актлар залына җирләрне һәм күкләрне тоташтырган олы бер дөньяны сыйдырган.

Бер яктан, бәлки, Илфак Хафизовка Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның театрдагы «формалар мәктәбе» дә тәэсир итмичә калмагандыр, ягъни, тамашачыны артистларның күзләре һәм сүзләре тирәнлеге түгел, спектакльнең формасы – кайда/ничек/ни рәвешле уйналуы әсир итәргә тиеш. Икенче яктан карасак, форма белән уйнау – бу очракта пәрдәсез сәхнәле залны файдалануның иң отышлы юлы.

Балконнарда – аксыл соргылт туникалы артистлар. Адәм белән Һава да, Кабил дә, Хабил дә, Әгълимә дә шундый ук костюмнан. Идея генә кып-кызыл заманча костюмнан. Үзе дә заманча, макияжы да заманча – мондый идеяләр өчен заман чикләре юк, алар һәрчак актуаль, ни кызганыч.

Әйе, укытучылар буласы студентлар башкаруында ниндидер көнкүреш вакыйгага корылган мелодрама да, комедия дә күрәсе килми икән, андый тамашалар театрларыбызда җитәрлек, Аллага шөкер. Укытучы буласы егетләр-кызлар теленнән галиҗәнап шигъриятне ишетүе җан рәхәте булды. Алар Такташ каләменнән төшкән һәр сүзнең һәр авазын җиренә җиткереп әйтәләр, йотып калдырмыйлар. Бөтенесе яшь, матур, ихлас; күңел чисталыгы, җан сафлыгы бар аларда. Алар театрны ярата, алар шигъриятне ярата.

Кабил ролендә – Кәрим Газизуллин, Идея – Айгөл Абязова, Адәм – Айзат Вахитов, Һава – Ләйлә Мифтахетдинова, Хабил – Илнар Камаев, Әкълимә – Ләйсән Гыйндуллина. Хор – КФУның I һәм II курс студентлары. Артистлар барысы да – 18-20 яшьлек балалар. Такташ та бу әсәрен алар яшендә язган. Шагыйрьдән нәкъ бер гасыр соңрак туган егетләр-кызлар үз яшьтәшләренең шигъри сүзен сәхнәгә чыгарды.

Ххх

Бу урында «Җир уллары» кебек гаять катлаулы әсәрнең үзе, аның режиссер һәм студент-артистлар тарафыннан тамашачыга җиткерелүе турында язып үтәргә кирәктер. Мин аның язылу тарихын һәм эчтәлеге турында фикерләрне КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова чыгышыннан алам.

Башта бераз читкә китеп, премьера тамашачысы турында берничә сүз. Тамашачылар арасында КФУ укытучылары, «Мизгел»нең элеккеге артистлары һәм студентлардан тыш, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә бер зур төркем Үзбәкстан делегациясе дә бар иде. Кунаклар институтка, тәҗрибә уртаклашу өчен, Үзбәкстанның 20ләп уку йортыннан һәм Мәгариф министрлыгыннан килгәннәр.

Менә шундый очраклылык: залда – Үзбәкстан вәкилләре, ә «Җир уллары» трагедиясе нәкъ менә Бохарада языла башлаган.

КФУ укытучысы, әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова: «Бүген тарихи вакыйга. Бу әсәрне Такташ 18 яшендә яза башлаган. Ул сездә языла башлады – Бохарада. Бохарага сәүдә эшенә өйрәнергә барса да, кечкенә генә Такташ китап укыган, театрлар куйган. Бохарачыларга катнашып, 2 тапкыр кан сугышын күргән – меңләгән мөселман бер-берсен кисеп үтергән. Китап тоткан татарлар Бохарага мәдрәсәләр ачабыз, фабрикалар ачабыз, җәмгыятьне үзгәртәбез дип килгәннәр һәм әмиргә мөрәҗәгать иткәннәр. Әмир «әйе», дигән. Халык дулкынланып урамга чыккан, әмирне алкышлаган. Әмма ләкин иске тормыш каршылык күрсәткән: җәдитче муллаларны, меңләгән халыкны суеп, төрмәләргә атканнар. Моны яшь егет күреп, йөрәгенә сыйдыра алмаган. Мөселман мөселманга кул күтәргән. Бу – иске тормышның каршылык күрсәтүе белән бәйле.

Аллаһы Тәгаләгә каршы чыккан кеше, канга батып, үз кулыннан әҗәл күрә. Адәм белән Һава Аллаһы Тәгаләгә каршы чыкты, тәртипне бозды. Аллаһы аларга мәңгелек оҗмах бүләк итте, ләкин Адәм белән Һава сыя алмады, үзенең тәртибен оештырды, шуның аркасында йөзләгән адәм баласы михнәттә яши башлады.

Революциянең нинди нәтиҗәләргә китерүен күргән егет соңыннан үзе сәхнәдә канлы Идея образын уйный. Аллаһыга күтәрелгән куллар – зур Идея канга батты. Без бүген идәндә беренче үлемне күрдек: кеше кешене үтерде. 18 яшьлек егет тарафыннан менә нинди бөек әсәр язылган. Дини сюжет безнең йөрәкләребезгә кереп, бу канкоешны беркайчан да кабатламаска өнди. Бар тәртип, бу тәртипне бозсак, барыбыз да домино кебек ишелеп төшәбез. Һава белән Адәм үз урынында – ата-ана урынында, балалар – балалар урынында, мәхәббәт – мәхәббәт урынында... Такташның җавабы: бу – Кабилнең фаҗигасе түгел, Һаваның да фаҗигасе түгел, канкоеш – җир уллары трагедиясе. Егерменче елларга безнең бөек татар шагыйренең җавабы. Мин бүген үз студентларым, үз институтым белән горурланам, чөнки сез Такташның сүзен җимермәдегез, пластикага, музыкага, видеографиягә басым ясамыйча, гасыр башында яңгыраган сүзне – Такташның сүзен сакладыгыз».

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов студентлары эшенә, әлбәттә, режиссерга һәм барлык команда эшчәнлегенә «5»ле куйды. «Үзебезнең «Мизгел» театрыбыз яңа әсәре белән куандырды. Бу театр уку йортыбызда 1994 елдан бирле эшләп килә. Театр ел саен үзенең премьерасын тәкъдим итә. Миңа калса, бүгенге спектакль аерым игътибарга лаек дип саныйм. Чөнки режиссерыбыз һәм артистларыбыз төрки дөньяның билгеле шагыйре әсәренә мөрәҗәгать иттеләр. Без күптән шундый әсәр көтә идек», – диде спектакль тәмамлангач Рәдиф Җамалетдинов.