ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Айрат Сафиннан патриотик җыр: «Тик сугышлар гына булмасын»

0

Айрат Сафинның патриотик җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. «Тик сугышлар гына булмасын» дигән җырның сүзләрен Зөлфия Айнетдинова, ә көен җырчының иҗатташ дусты Радик Яруллин (Диджей Радик) язган.

«Игенчеләр чәчүлеккә чыга,

Өмет итеп уңыш уңасын.

Өстәлләрдә һәрчак ипи булсын,

Тик сугышлар гына булмасын!

...Яшь парлар яңа гаилә кора,

Бәхет сорап кыла догасын.

Татулыкта гомер итсен алар,

Тик сугышлар гына булмасын!»