ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Илсөянең «нормальный» концертыннан соң уйлану: гаепле егетләр аңа каршы әйтә аламы икән?

0
Илсөянең «нормальный» концертыннан соң уйлану: гаепле егетләр аңа каршы әйтә аламы икән?

Илсөянең «нормальный гына» «Едриткудрит» исемле концертын карап кайттык. Кайсы Илсөя икәнен язасы да юк инде, Бәдретдинова икәнен белмәгән кеше кем генә икән?

Казанда быелгы сезондагы 17нче концертында булдым. Россиядә 186нчысы!

Татарча җырлаучы иң популяр артисттан күпне өмет итеп бардым, концерттан кайчан китәргә белмичә, бетте бугай бу, дигән өмет белән кайтып киттем.

Ике өлеш арасындагы тәнәфесе белән 3 сәгатьтән артты бу концерт. «Җен-пәри, шүрәлеләр» туе белән башланып киткән тамашаның башы ук Илсөя стиленә охшаган иде: дулыйлар, сызгыралар, кычкыралар, сикерәләр, үкерәләр. Кызык булды ул: «драйвово и стильно». «Тыдых-тыдых, тыщ-тыщ, пцых-пцых» дигән тавышларлар канны кыздырды. Татарча концерт карарга дигән кәеф белән килүчеләрнекен бигрәк тә. Кара халатлар, шәрә кендекләр, ертык ыштаннар, асылынып торган җиңле күлмәкләр кигән төркемнең бу чыгышы «Сәер кеше» җырына кереш өлеш иде. «Сәерләрдән куркып яшибез бит әле», – дип җырлады Илсөя.

Илсөя Бәдретдинова үз концертының пәриләрчә башлануын үзе үк белә: сәхнәдә давыл тынгач, кәттә-кәттә күлмәкләре белән, бәрхет тавышы, сөйкемле карашы белән иркәләп алгач, тамашачыларның кайберләрендә ялтырап узган уйларны үзе үк яңгыратты.

«Җен-пәриләр дулаган концертка килергә җыенмаган булгансыздыр. Нәрсә инде бу? Концертмени инде бу? Әле ярымшәрә йөриләр. Татарча концерт мондый буламыни инде, дип уйлады бу апа», – дигәнрәк сүзләр белән шаяртып алды. Аннары Илсөя Бәдретдинова, алда «нормальный» концерт булачагын әйтеп, тамашачысын тынычландырып, «кәлиягә» кертеп куйды.

Кереш өлештән соң, концертның матур мизгелләренең берсе – ИБ төркеме артистлары белән таныштыру булды. Аларның һәрберсе милли киемнәрдән. Бу мизгел аеруча җылы кабул ителде, чөнки артистларның үз милләтләре, милли киемнәре белән горурланулары аеруча нык сизелде, аларга аерым игътибар юнәлтү яшь артистларга канат куйды. Илсөянең үзен генә Алинә Шәрипҗановага охшатып куйдым.

9 милләт, 3 дин, әллә ничә тел вәкиле белән эшлим, диде Илсөя. «Концертка чыгар алдыннан берсе чукына, икенчесе намаз укый, өченчесе идән тырмый», – дип оста гына шаяртып та узды. Үзен тилеләр йортындагы баш табибка тиңләп, төрле милләтләрне дус яшәтүдә җайлап эш итәргә кирәген әйтте.

Алинә Шәрипҗанованың күлмәгенә, аннары Илсөя Бәдретдинованыкына карагыз.

Фото: © Владимир Васильев

Мин, керәшеннәрнең бер вәкиле буларак, концерттагы бер момент өчен рәхмәт әйтмичә китә алмыйм. Илсөя үзенең концертында керәшен кызы, биюче Каринаны аерым тәкъдим итте, шушы йөрәгемә май булып ятты. Костюмы да чын керәшеннәрнеке итеп тегелгән, костюмерның дөрес булсын дип тырышуы күренә. Керәшеннәргә хас булган сүрәкәне (баш киеме) дә онытмаганнар, бала итәкләрне дә жәлләмәгәннәр. Керәшен кызын «әй, барыбер татар ул» дигән чутта күрсәтмәүләренә сөендем. Рәхмәт. Үзебезнеке дип карап утырдым.

Илсөя Бәдретдинованың төркемендәге егетләренә аеруча мәхәббәте сизелә. Элегрәк Фирдүс Тямаевта биеп, аннары ИБ төркеменә күчкән игезәк биюче егетләр Илгиз белән Илнур Әхмәтовлар, һичшиксез, Бәдретдинованың уңышы. Илсөя кебек матур хатынны күрергә килгән ирләрнең аларның бит хатыннары да бар. Ирләр генә матурлык күрми лә?

  • Илгиз һәм Илнур Әхмәтовларның Илнуры белән җәһәт кенә әңгәмә

«Татар эстрадасында бик чибәр алып баручы егет юк. Высокий, стройный, сексуальный, брутальный, еще чтобы прям – не женатый. Нишләп бөтенесе өйләнгән соң алар? Аптыраган. Менә чыгып баса, җырчыны игълан итә, һәм залдагы бөтен кызлар ихх-ихх дип шакката», – дип санап китте Илсөя хыялындагы алып баручы егетне. Илгиз үзенең нәкъ шундый булуын әйтте дә, Илсөя аны концертында ук алып баручы буларак танытырга тотынды.

Шушында мине өтеп алган бер момент булды: сәхнәдә ниндидер «пошлятина» сизелде. Татарча итеп, оят сүз ишеттем дип әйтсәм, дөрес түгел, төгәл әйтергә сүзе дә юк.

Илгизнеке 65 яшьлек музыкант Сергей Викторовичныкыннан зуррак икән. Микрофоны... Моның ише шаяртуларны аңлаучы, яратучы аерым даирә бар, тик мин, мәдәни чарага «культурный кешеләрдән» рухи үсеш алырга килгән кеше буларак, урам телендәге шаяртуны кабул итә алмадым. «Шулай дип әйтте» дип гаепләп тә булмый бу очракта, әйтмәде дип тә булмый. Салават Зәкиевич әйтмешли: «.үте бар, сүзе юк».

Триггер

Илсөя ханым – бик тә үткер күңелле, зирәк, оста хатын. 600 җыр яздырып, 20 ел буе тамашачы күзләреннән төрле реакцияләрне укыган артистка буларак, ул кешеләрнең «кайсы ноктасына басарга» кирәк икәнен яхшы аңлый. Әти, әни, бала темаларының мәңгелек тема булуын, үлем сүзе җан пәрдәсен ертып керүен дә яхшы белә. Һәр концертында да әбисе, әтисе, әнисе сүзләрен кабатлап, ул тамашачысына шулай якыная.

Заманча сүз белән әйтсәк, «әти», «әни», «үлем» сүзләрен кулланып алдан уйланылган «триггерный момент» нәкъ концертның уртасында булды. Шушы вакытта ул хәтта әтисенең исен (шипр, тәмәке исләре) дә тамашачыга җиткерә алды.

«Бүген, нәкъ менә бүген, әни-әтиләрегезне видеога төшерегез. Тормышта шундый чаклар була: бернәрсә кирәкми – әти белән әниең янына кайтып авасы, аларның тавышын гына ишетәсе килә. Ә берзаман алар бу дөньяда бүтән булмаска мөмкин. Мыдыр-мыдыр сөйләшеп йөрүләрен телефоныгызга төшерегез, аларның тавышларын ишетәсе килгән вакытта шул видеоларны карарсыз. Илсөя әйткән иде, дип искә алырсыз. Тормышта без нинди генә булсак та, безне нинди бар, шул килеш ике кеше генә кабул итә ала. Ул – әти, әни. Мин әтисе, әнисе исән кешеләргә көнләшәм. Менә минем беркемем дә юк...» – дигән сүзләре белән ул үзәкләргә үтеп керде. Зур экранда шаян әтисе Ядкәр күрсәтелде. Баш миендә, ул инде үлгән, дигән уй йөгерде. Шушы чыгыштан соң, сәхнәгә төбәлгән зал туры күзләр мөлдерәп чайкалды. Ир-атларның тамагына елак төере тыгылды. Аллага шөкер, папам да, мамам да исән-саулар булса да, үзем дә елап беттем.

Аннары «Эх, әти» җыры яңгырады, артта клибы күрсәтелде. Клипта күрсәтелгән әти гаражы бездә дә бар. Нинди матур икән бит ул гараж!

«Әтиләр җил-давыллардан саклый,

Әни тыйган – әти белән ярый.

Күз карашы белән әрлиләр

Киң күңелле әтиләр». (Ренат Галиаскаров сүзләре).

Айсхана

Илсөя Бәдретдинованың төркемендәге «иң кыйммәтле чәчәге» – Айсхана. Кыз балам булсын иде дип хыялланган Илсөя аны әниләрчә ярата. Ул артистканың буй-сыны, күңелгә үтеп керерлек елмаюы, үзенә генә хас харизмасы бар. Айсхана (Анна Попова) шушы яклары белән Илсөяне дә күләгәдә калдырмый, үз матурлыгын да күрсәтә белә. Бу матурлыкны карыйсы гына килеп тора.

  • Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхана: «Әнием шаманлык белән шөгыльләнүемә каршы»

Айсхананың, кызыл йон итекләрен киеп, кыска шортыларында деңгер-деңгер кубыз чиерткәндә шәрә ботындагы мускуллары дерелдәү – үзенә күрә бер матурлык. Яшьлек матурлыгы. Илсөя концертында гына матур мондый ботлар.

«Нормальный» сүзе

Илсөя Бәдретдинова – 21 ел буена үз хыялларына тугры калып, морадына ирешкән хатын. Туктатканда да туктамаган. Аның гел яратып әйтә торган сүзе бар: «Авылларда 10-20 кешегә концерт куеп йөрдем. Казанда бер сезонда 23 концерт куячаксың дисәләр, ышанмаган булыр идем», – дип әйтергә ярата ул. Концертта да шул сүзләрне кабатлады. Шушы моментта үзен «21 ел буе җырчы итеп тоткан» тамашачысына да рәхмәтен әйтеп җибәрде: тагын бер плюс аның файдасына. Психологик алымнарны ул бик яхшы аңлый. Вакытында рәхмәт әйтә белү ике якны якынайта, рәхмәтле булып яшәү кешегә бәхет китерә. Ә Илсөя бәхетле.

21 ел иҗат итүе дәвамында Илсөя Бәдретдинованың бер кеше турында да начар сүз әйткәнен ишеткәнем юк минем. Илфак Шиһапов вафат булгач та: «Аның исемен пычратырга теләүчеләргә юл куймаячакмын», – мәгънәсендә әйткән иде, аерылган ирен яклап чыкты. Шушының өчен дә хөрмәт итәм икән аны. Концертына шушы хисләр алып килгәндер дә.

Әйтергә онытып торам. Концертта тагын күңелдә уелган бер нәрсә булды. Ул – «нормальный» сүзе. Ай ярата Ядкәровна бу сүзне: «Нормально гына утырасызмы соң», «нормально җырлыйммы соң», «нормальный мужик», «нормальный концерт». Концерт башыннан бирле әйтелгән «нормальный» сүзен санап утырмавыма үкендем. 70ләп булды бугай… Нормально булды.

Гаепле егетләр

Гомумән, Илсөя начар сөйләүчеләрне, кер эзләүчеләрне яратмый да икән. Коцертында шулай диде. Гел начарны гына күрүчеләрне, мырылдап йөрүчеләр белән хәзер аралашмыйм, ди.

Шоу күрергә, ял итәргә дип кенә барсам да, журналист мие – тынгы бирә торган нәрсә түгел. Борчылып кайттым. Концертта сәхнәдән үк нәрсәгә дип ничә еллар буе бергә эшләгән хезмәттәшләреңнән «ул күп ыштан туздыра, аңа күп акчам китә», «артыгын кылана, туктат әле», «ул күп ашый, күп йоклый» ише сүзләр әйтеп, кеше көлдерергә микән ул? Артистлар үзләре бу сценарийга бер дә каршы әйтми микәнни? 186 концертта, 186 тапкыр үзеңнән шулай көлдертеп тору, хәтта шаярту булса да, күңелгә тимиме икән? Әллә каршы әйтә алмыйлар микән Илсөя ханымга?

Илсөя әйтмешли, «күтеннән шап-шап итеп яратасы килеп торган аю малае» Илшат Хисаметдинов кебек ир-ат булып өлгергән артистларга сәхнәдә нигә шулай өстән карау кирәк булгандыр? Ә бит 186 тапкыр кабатлана торган тамашаларда инде шаяртуларның тәме калмаган. Артистларның ул шаяртуларга кат-кат көлә-көлә, 180 тапкыр шул көлүне кабатлый-кабатлый инде хисләре шомарып беткән, кыланганнарын халык аңлый, кайчан көләсен аңламый да кала. Мондый шаярту бер булса, ике булса, көлеп алдың да онытылдың булыр иде. Ә сәгатьләр буе ишетелгәч, артыкка китте. Шундый дәрәҗәдә, бар яктан да эшләнгән шоуның ямен алды кебек.

Егетләрдән Илнур Коләхмәтов белән Фәнзил Шәрифуллин үзләренә каршы сүз әйттермәде. Фәнзил, киресенчә, үзен мактауны гына кабул итә, күрәсең. Илсөя Бәдретдинова «Фәнзилнең тещасы концертка килгән» дигән булып, аны мактап кына алды. Фәнзил кияүнең әбисе кайда утырганын күрмәдем.

Илсөянең сердәше

Гармунчы Илшат Хисаметдинов сәхнәдә аерым бер тамаша – «маски шоу». Аның 2 күзе дә 1 авызы артист бөтен гәүдәсе белән бирә алмаган эмоцияләрне тапшыра. Татар эстардасында ул хәтле оста «каламбур» бик күргән юк иде әле минем. Гармунына караганда, күзләре остарак уйный кебек тоелып китте.

Ул Илсөя Бәдретдинова белән 12 ел эшли икән. Шул вакыт дәвамында Илшатның бер интервьюсын да күргәнем юк, «Интертат» та берничә тапкыр аның белән элемтәгә кереп карады. Илшат Хисаметдинов, гомумән, «ябык» артист.

Ник икәнен аңлап кайттым. Ул Илсөя Бәдретдинованың сердәше икән. Моны Илсөя концертта кат-кат кабатлады. Илшат «тишелү»дән курка, күрәсең. Коллектив эчендә нинди тормыш икәнен тамашачы сәхнәдә күрми бит.

Бар яктан да оста, матур тавышлы Илнур Коләхмәтов берничә чыгыш ясаса да, аның тавышы миңа җитмәде. «Заһир – Галия» җыры белән дуэт яздырганнан бирле, Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтовның башкаруында күбрәк җырлар ишетәсе килә, шәхсән. Концертта алар икәү бергә башкарган бердәнбер «Бәхет кошы» күңелемә үтеп керде дә шунда калды. Концертта мине тулыландырган мизгел – шушы «Бәхет кошы».

50 ягына чыккан Илсөянең чибәрлеге, үзен яшь саклавы, буй-сынындагы һәр сыгылмалы һәр урынында – зәвык, стиль. Типтереп биемәсә дә, кул чукларын уйнатуы, нечкә билләрен бормалап-сырмалап алуы – аның үзенә генә хас матурлыгы. Матур кешене тыңлыйсы да, аңа карап торасы да килә. Аның һәр чалымында эшен – сәхнәне, дөньяны яратуы чагыла.

Илсөя Бәдретдинованың үз җылысы, энергетикасы бар. Халык аның концертларына шуңа агылып йөри дә. Мондый җылылыкны мин тагын Зөлфирә Мирзаяновада гына сизәм.

Концерт дәвамында шундый уйлар уянды: Илсөя Бәдретдинова төркеменең мондый югарылыгы, популярлыгы тагын ничә елга җитәр икән? Миңа – 40, Илсөягә 50 тулгач та, зал тутырып тамаша-концертлар куя алырлармы икән бу төркем? Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова кебек кем күтәрелер икән киләчәктә? Мин әлегә андыйларны күрмим. Илнат Фәрхуллин, бәлки, ялкауланмаса.

Концерт ахырында Илсөя Бәдретдинова картуз, чалбарлар киеп, «свой пацан» образында чыкты. Шуның белән тамашачасын озатып калды. Күбәләксыман күлмәктә биеккә күтәрелгән Илсөя шушы картуз эчендә югалды. Шушы хис белән кайтып киттек.

Гомумән, концертның йомгаклау өлеше шулай җиңел итеп уйланылган иде, 3,5 сәгать буе барган тамашага ниндидер бер симез нокта куелмады: хәтта кайчан чыгып китәргә кирәк икәнен дә бик аңышмадык. Илсөя «бүтән күрсәтер әйберем юк, кайтсагыз да була» дигәч тә, тагын бер җыр башкарды. Шуннан соң халык кузгалып, урыннарыннан чыгу юлына юнәлә башлады. Дискотекага дип калучылар сәхнә янында калдылар. Халыкны шулай өлешләп чыгару дөрес тә булды икән, чиратларсыз, иркенләп чыгып, парлашып, кайтыр юлга кузгалдык.

Ә колакта:

«Син булганга гына дөньям

Тылсым түгел, могҗиза,

Әйләндең син сөеп туймас

Серле бәхет кошыма».