ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Рамил Шәрәпов авыр вакытлары турында: «Туй балдакларыбызны ломбардка илтеп тапшырдык...»

0

Юмор остасы, артист Рамил Шәрәпов «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында тормышының бал да май гына булмавын, акчасызлыктан интеккән вакытлары еш булуы турында сөйләгән.

«Казанга күченгәч мин 5 фатир алыштырдым. Урыс әйтмешли, «куда глаза глядят» бардым, «арттан төртүче» кешем булмады.

Шундый бер вакытка килеп терәлдем мин. Кайбер кешеләрнең «ипигә дә акчабыз юк» дигән сүзләренә бик ышанмый торган идем. Миңа да шуның белән очрашрыга туры килде. Кредит өстендә кредит, акча юк. Бурычка аласың…

Бәлкем, минем бу әйберне беркая да әйткәнем юктыр. Тормыш иптәшем Земфира белән өйләнешкәч, Казанда торганда, балдакларыбызны ломбардка илтеп тапшырдык... Акчабыз юк иде.

Мин шунда Земфирага сүз бирдем. «Без аякка басачакбыз һәм мин сиңа балдакны кире сатып алып бирәм», – дидем. Тормышта төрле чаклар була, әмма беркайчан да сынарга ярамый. Аллаһка шөкер, болар барысы да үтте», – дип сөйләгән Рамил.

Әлбәттә, бу авырлыклар инде артта. Бүгенге көндә Рамил Шәрәпов – татар эстрадасының популяр артисты. Үзенең төркеме белән бик күп концертлар куя, гастрольләрдән кайтып керми.

Әле шушы көннәрдә генә юмор остасы, бик сөенеп, шәһәр читендәге яңа йортларына күченүләре хакында да хәбәр иткән иде.