ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Лилия Хәмитовада чир тапканнар, Винарис Ильегет 200 меңгә кошын сатуга куйган

0
Лилия Хәмитовада чир тапканнар, Винарис Ильегет 200 меңгә кошын сатуга куйган

Лилия Хәмитовада кошларга аллергия тапканнар, шул сәбәпле Винарис Ильегеткә 7 ел бергә яшәгән кошчыгын сатуга куярга туры килгән.

«Без попугаебыз Игорекны сатарга булдык. Аңа 7 яшь, жако токымлы. Тормыш иптәшемдә кошларга аллергия таптылар. Попугайны яратып үстердек, уңайлы шартларда яшәде. Бәясе– 200 000 сум», – дип хәбәр итте бу турыда Винарис.

Жако токымлы попугайлар – иң күп сөйләүче попугайларның берсе. Гиннесс рекордлар китабы буенча, иң акыллы попугай нәкъ менә шушы токымлы кош булган. 2007 елда жако токымлы Алекс 400 сүзне кабатлаган, тулы җөмләләр әйткән, тагын берничә телдә әйтә алган.

Жако токымлы попугай кошчыгының бәясе 130 мең сумнан башлана. Бу токымлы кошларны тукландыру бәясе башка попугайларныкына караганда бераз югарырак. Жако попугайларын ашату өчен бик күп вакыт кирәк, һәм бу эшкә җаваплы карау мөһим.

Мондый кошны, аның үз иткән кешеләргә ияләнүе аркасында, башка кешеләргә калдырып булмый, алар сагыначаклар һәм таныш булмаган кешеләрдән ризык кабул итмәячәкләр, дигән мәгълүмат бар.

Жако попугае 40-60 ел яши ала. Бу төр кошлар – Африканың үзәк өлешеннән, аның вәкилләре попугайлар гаиләсенең барлык вәкилләре арасында иң күп сөйләшүче төре буларак дан тота.