ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

175 гимназиядәге фаҗигагә 3 ел: «Сез һәлак булган сыйныфташларыгыз өчен дә яшәргә тиеш»

0
175 гимназиядәге фаҗигагә 3 ел: «Сез һәлак булган сыйныфташларыгыз өчен дә яшәргә тиеш»

2021 елның 11 маен Татарстан халкы мәңге онытмас. Ул көнне үзе дә Казанның 175нче гимназиясен тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр барган мәктәпкә һөҗүм итте, укучылар һәм уку йорты хезмәткәрләренә ут ачты. Җинаятьче кулыннан бер гаепсез 7 бала һәм 2 укытучының гомере өзелде, күпме укучылар мәңге төзәлмәслек җан җәрәхәте алды.

Бүген мәктәпнең Хәтер Аллеясында әлеге канлы көннең корбаннарын искә алу чарасы оештырылган. Бу чарадан кадрлар белән җырчы Алсу Сөнгатуллина бүлешә. Аның улы Ислам да әлеге куркыныч вакыйганы үз күзләре белән күрә… Һәлак булган 7 укучы – Исламның сыйныфташлары.

Хәтер аллеясындагы һәлак булганнарның исемнәре язылган һәр таш янында кулларына канәфер чәчәкләре тоткан, кызылдан киенгән укучылар басып тора. Арттагы фонда моңсу музыка уйный.

«Коллегалар, әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар. Бүген 2021 елның 11 маенда фаҗигале вакыйгада һәлак булган безнең өчен кадерле кешеләребезне искә алабыз.

Мөхтәрәм укытучылар, кадерле укучыларыбыз турында матур хатирәләр, истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Хөрмәтле әти-әниләр, ничә ел үтсә дә, бу кайгы йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтә. Ләкин күпме генә тырышсак та, вакытны кире кайтарып булмый. Сезгә түземлек, рух ныклыгы, якыннарыгызның, туганнарыгызның ярдәмен тоеп, көчле булып яшәвегезне телибез. Сабыр канатларыгыз сынмасын, бер-берегезгә таяныч булып, күңел төшенкелегенә бирелмичә, озын гомерле булырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә», – дип сөйли бер ханым чарада.

Бу көнне Илназ Галәвиев кулыннан һәлак булган 8 «А» сыйныфы укучысы Әмир Волковның әтисе улының сыйныфташларына бик мәгънәле сүзләр әйтә.

«Иң беренче чиратта үземнең рәхмәт сүзләремне мәктәп җитәкчелегенә белдерәсем килә. Бик зур рәхмәт, безнең балаларны истә тотасыз, шундый чаралар уздырып торасыз.

Хөрмәтле укучылар, быел сез зур тормыш юлына аяк басасыз. Ул юлда күз яшьләре дә, проблемалар да, авырлыклар да булыр. Бездән сезгә бары тик бер генә теләк – башыгызны югары тотып барыгыз, биредә булган вакыйгаларны онытмагыз. Әти-әниләрегезне кадерләгез, бер-берегезне хөрмәт итегез. Чөнки сез үзегез өчен дә, бүген сезнең арагызда булмаган сыйныфташларыгыз өчен дә яшәргә тиеш. Уңышлар сезгә, яңа үрләр», – ди ул.

Алсу Сөнгатуллина мәктәп, аллея, 7 укучы һәлак булган сыйныф урынында булдырылган хәтер бүлмәсе күренешләре белән дә бүлешә.

Митинг барганда өстән яңгыр сибәләп торган. «Бүген хәтта табигать тә елый…» – ди җырчы, үзе дә күз яшьләрен сөртә-сөртә.

Искә төшерәбез, 2021 елның 11 маенда 175нче гимназиягә 19 яшьлек җинаятьче һөҗүм итү нәтиҗәсендә 7 бала һәм 2 укытучы һәлак булды. Атыш оештыручыны шунда ук тоттылар. Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды. Экспертиза Галәвиевны үз акылында дип тапты. Ул үз гаебен таныды. Татарстан Югары суды, Казанның 175нче гимназиясенә (анда 9 кеше һәлак булды) һөҗүм итү турындагы эшкә нокта куеп, Илназ Галәвиевны гаепле дип тапты һәм аны гомерлеккә рәшәткә артына озатты.

  • 175нче гимназиядәге атыш ничек булган: хроника
  • «Раббым, балабыз исән-сау гына була күрсен иде!»: фаҗига булган гимназиядән репортаж
  • 175нче гимназиядәге фаҗигагә 2 ел: «Шул көннән соң улым 20 елга олыгайды сыман»