Комида тулай торак ишелгән: «Балалар үкереп елый. Карап торырга ук куркыныч»
Коми республикасындагы Печора шәһәрендә тулай торакның бер подъезды һәм күрше подъезддагы берничә фатир ишелгән. Коми буенча МЧС хәбәр итүенчә, хәрабәләр астында калучылар юк.
Йортның подъезды ишелеп төшкәнне кешеләр видеога төшереп торган. Моңа берәү дә гаҗәпләнмәгән – бу тулай торак күптән авария хәлендә саналган, аннан кешеләрне күчүне сораганнар. Һәм менә ул ишелеп тә төшкән.
Йорт авария хәлендә булуга карамастан, анда кешеләр яшәгән. 14 кеше, шул исәптән балалар эвакуацияләнгән.
2022 елда ук бу йортны капиталь ремонт программасына кертмиләр – чөнки ул төзекләндерергә яраксыз дип табылган була. Шуңа да анда кешеләр яшәү сәбәпле, җинаять эше дә кузгатыла. Әмма бу җинаять эшләренә карамастан, кешеләр яшәвен дәвам иткән. Күпме двәам итәр иде икән – йорт җимерелеп төшеп, эвакуацияне тизләткән.
«Мин ишегалдында идем. Бер өлеше җимерелгәнне ишеткәч, шунда йөгердем – бәлки, ярдәм кирәктер дип уйладым. Йөгергән арада тагын бер өлеше җимерелде. Тулай торактан балалар йөгереп чыга, акырышалар, елашалар. Карап торырга куркыныч! Бездә нидер булса, йомып калдырмакчы булалар, шуңа видеога төшерә башладым. Хәзер 14 кеше эвакуацияләнде дип язалар, чынлыкта аннан күбрәк кеше чыкты. Кемдер шортыдан, кемдер халаттан гына чыкты. Балалар үкереп елый. Карап торырга куркыныч иде», – дип сөйләгән «Газета.Ру»га вакыйганың шаһиты.
Аның әйтүенчә, йортның торбаларыннан аккан, ут чыбыгыннан очкыннар чыгып торган. Кешеләрне беркая да күчермәгәннәр. Печораның мэры Валерий Серов былтыр сентябрь аенда 380 мең сум ришвәт белән тотылып, кулга алынды, шуңа күрә шәһәрнең мэры да юк. Мэр утыргач, урынбасары кешеләр янына килеп тә карамый, дип язалар. Шуңа да аварияле йортны нишләтергә дә белмичә, президентка да язып караганнар икән инде.