ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Михаил Мишустин яңа хөкүмәтне тәкъдим итте: кемнәр килә, кемнәр китә?

0
Михаил Мишустин яңа хөкүмәтне тәкъдим итте: кемнәр килә, кемнәр китә?

Россия хөкүмәтендәге 2 татар кешесе дә үз вазифаларында кала: Марат Хөснуллин – вице-премьер, Ирек Фәйзуллин – төзелеш министры.

Россиянең премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасына Россиянең яңа хөкүмәтен тәкъдим итте:

– Беренче вице-премьер вазифасына сәүдә-сәнәгать министры Денис Мантуров;

– Вице-премьер Виктория Абрамченко урынына авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев килә (элек Андрей Белоусов иде, ул яңа составтан китә). Калган урынбасарлар – моңа кадәр транспорт министры булган Виталий Савельев, Дмитрий Патрушев, Александр Новак, Дмитрий Григоренко, Дмитрий Чернышенко, Татьяна Голикова, Алексей Оверчук, Юрий Трутнев һәм Марат Хөснуллин;

– Энергетика министры – Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев (Николай Шульгинов китә);

– Транспорт министры – Курск губернаторы Роман Старовойт (Виталий Савельев – вице-премьер);

– Спорт министры – Хабаровск крае губернаторы Михаил Дегтярев (Олег Матицын китә);

– Сәнәгать һәм сәүдә министры – Калининград губернаторы Антон Алиханов (Денис Мантуров – беренче вице-премьер);

– Авыл хуҗалыгы министры – моңа кадәр министрның беренче урынбасары Оксана Лут (Дмитрий Патрушев – беренче вице-премьер);

– Үз вазифаларын саклап калдылар:

Антон Котяков (хезмәт министры), Александр Козлов (табигать ресурслары министры), Сергей Кравцов (мәгариф министры), Ольга Любимова (мәдәният министры), Максим Решетников (икътисади үсеш министры), Антон Силуанов (финанс министры), Михаил Мурашко (сәламәтлек саклау министры), Ирек Фәйзуллин (төзелеш министры), Валерий Фальков (мәгариф һәм фән министры), Алексей Чекунков (көнчыгыш үсеше министры), Максут Шадаев (цифрлы технологияләр министры).

Шулай итеп, яңа хөкүмәттә үзгәрешләр юк дип әйтерлек дәрәҗәдә аз.

Дәүләт Думасы кабул иткән очракта, Россия Хөкүмәтендә 5 яңа «йөз» барлыкка киләчәк дип әйтеп була. Аларның дүртесе – губернатор, берсе (Оксана Лут) моңа кадәр министрның беренче урынбасары булып эшләгән.