ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Гел файда

0
Гел файда

Безнең Галиевичның пенсиясе – йөз мең, күбрәк тә бугай әле! Ничек алай? Менә карагыз.

Кичә, мәсәлән, ул ипигә дип кибеткә керде. Караса, киштәдә бик матур тәлинкәләр тора. Хохлома, гжель һәм шул тәлинкәләрдә, күңелне кытыклап, кытай сызымнары – өчесе бер итеп, диелгән.

Үзеннән-үзе Галиевичның куллары шунда сузылды – ичмасам, шуларга салып чәй эчсәң дә, торт ашасаң да әйбәт бит инде пенсия акчасына. Алтыны алырга кирәк, әлбәттә. Ну икене, һичшиксез. Бәясенә карады да. Инде акчасын түләп, алган кебек тә булды...

Шуннан соң Галиевич блокнотын алып яза башлады: икене дүрт йөз дә сигезгә тапкырлагач, сигез йөз уналты – болар пенсиядән кулланылмаган акчалар, чын керем!

Һәммәсенә шулай! Менә ысланган балык. Иснәде, кулына алып тотып карады, инде кәрзиненә дә салды... Язып куйды: өч йөз алтмыш җиде... кило ярым апельсинны алмады. Чама дигән нәрсәне белә ул. Менә кулинариядә пирожкилар тезелеп тора, алтмышар сумнан берсе – иснәде, пакетны төртеп тишеп, пешкәнме-юкмы икәнен тикшерде – хәтта берсен дә алмады.

Аптекага керде: табиб буыннары авыртканга дару язган иде, кан басымы күтәрелгәнгә һәм салкын тигәнгә дә. Хәйран сумма җыела, әһә... Тирән итеп аптека һавасын сулады, ни өчен дисезме, сәламәтлеккә файдасы барлыгын белеп. Үзебездә чыккан аспирин алды – уналты сумнан, әлегә сатуда барлыгын исәптә тотып. Экономия... Менә бит нихәтле керем булды, җәмгысы – ике меңнән артык!

Кичен өстәл артына утырып, көне буена янга калган акчаларын санады. Барлыгы биш мең ике йөз унике сум! Шуларны пенсиягә кушып карады: 18600. Йөрәге шатлыктан шартлардай булды: бер көнгә никадәр керем!

Аена, шулай итеп, йөз меңнән артып китә!

Шул куанычтан Галиевич телевизорын кабызды һәм шундук сүндерде дә. Юкка түгел. Блокнотын алып язып куйды: электроэнергия экономиясе өчен биш тиен. Үзегез беләсез, тиеннәр бит пенсионерның бюджетын саклый!

"Чаян" журналыннан, Евгений Обухов