ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Зөлфирә Шәйдуллина мәктәп еллары турында җыр яздырган

0
Зөлфирә Шәйдуллина мәктәп еллары турында җыр яздырган

Зөлфирә Шәйдуллина, уку елы тәмамлану, «Соңгы кыңгырау» кичәләре алдыннан, мәктәп елларына багышланган яңа җырын тәкъдим итте.

«Айдар абыйның бу җырын бик күптәннән җырлыйсы килә иде, үзенең рөхсәте белән, сезнең игьтибарыгызга «Мәктәп еллары» дигән җырыбызны тәкъдим итәм!

Мин генә түгел, сезнең арагызда да ул вакытларны сагынып искә алган кешеләр бардыр. Шушы җырны классташларыгызга җибәрегез дә күрешкән вакытта бергәләшеп җырлагыз әле.

Айдар Тимербаев көе, Айдар Минһаҗев сүзләре», – дип дөньяга чыгарды яңа җырын Зөлфирә.

«Бик матур җыр, үткәннәрне искә төшерәсең»;

«Җыры да матур, башкаручысы да супер»;

«Тиз арада чыгарырга бу җырны, супер»;

«Ой матур, супер просто, Зөлфирә, моң чишмәгез саекмасын», – дигән сүзләр белән хуплап алган бу җырны тамашачы.