ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Фатирны духовка белән җылытырга маташкан әби үлгән, оныклары реанимациядә авыр хәлдә

0
Фатирны духовка белән җылытырга маташкан әби үлгән, оныклары реанимациядә авыр хәлдә

Башкортстанда яшәүче хатын оныкларын җылыту өчен духовка кабызган, һәм үзе һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Октябрь шәһәрендә күп катлы йортта була. Хуҗабикә фатирны җылыту өчен духовка кабыза. Шуннан соң ул үзе һәм 2 оныгы сөрем газы белән агулана. Әби үлә, 2 онык реанимациядә стабиль авыр хәлдә ята.

Мәрхүмә хатын 1961 елда туган, балалар 2017 һәм 2018 елгы, дип әйткәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.