ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Ашказанын кечерәйткән Эльвина Сибагатова: «Минем сезне алдыйсым килми»

0
Ашказанын кечерәйткән Эльвина Сибагатова: «Минем сезне алдыйсым килми»

Уфа блогеры Эльвина Сибагатова дус кызы Ләйсән белән ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан. Моның өчен алар Дагыстанга очкан.

«Миңа гәүдәмнең бу авырлыгы кыенлык китерә башлады. Шуңа бу адымга барырга булдым. Анда да тикшеренүләр узгач, дәваланырга туры килде, аннан кире уйлап тукталып калдым. Һәм, ниһаять, хәл иттем. Ләйсән беренче ясатты, аны күргәч, «нишлим инде мин монда» дип куркып та калдым. 3 көн бер-беребезгә терәк булдык. Бергә күп еладык та, көлдек тә. Аллаһка шөкер, барысы да артта калды», – дип сөйли блогер.

Шулай ук ул үзе өчен борчылып торган якыннары, туганнары һәм дусларына да рәхмәт белдерә.

«Бариатрияне күп кеше ясый икән. Бигрәк тә артистлар, яшерәләр генә, сөйләмиләр. Кайсыберләре операциядән соң ябыга да, аннары ябыгу буенча марафоннар сата башлый. Минем сезне алдыйсым килми, шуңа дөресен сөйлим. Операциядән соң икенче көнне компот, су эчтек. Авыртуга түзәрлек, кесарево кисеменнән соң кебек, әмма җиңелрәк. Операциядән соң өченче көнне диңгезгә киттек», – дип диңгез буендагы фотолары белән уртаклаша блогер.

Хәзер блогер дус кызы белән өйләренә кайтып җиткән. Үзен яхшы хис итә, әлегә аш шулпасы эчә. Ябыккач, зифа буй-сынын күрсәтергә вәгъдә итә.

Блогерның язылучылары операциянең бәясе һәм нинди клиникада ясатуы белән дә кызыксынган. «Анда операция 146 мең сум тора, ике якка билет 28 мең сумга төшә. Бездә андый операция 220 мең сумнан башлана, алай да реаль бәяләмәләр юк. Ә клиникага килгәндә, мин аларга реклама ясарга тәкъдим иттем, әмма алар үзләренең реклама белән шөгыльләнүчеләре булуы турында әйтте. Миңа бер тиен ташлама да ясамадылар. Шуңа минем дә аларга бушлай реклама ясыйсым килми. Эзләгез, сораштырыгыз, андый клиникалар күп», – дип җавап биргән Эльвина.

Танылган аранжировщик Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова да шундый ук операция ясаткан иде һәм хәзер матур итеп ябыкты.