ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Шойгу урынына Оборона министры итеп Андрей Белоусов тәкъдим ителде

0
Шойгу урынына Оборона министры итеп Андрей Белоусов тәкъдим ителде

Владимир Путин илнең яңа оборона министрын тәкъдим итте. Шойгу урынына Федерация Советына моңа кадәр хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинның беренче урынбасары булган Андрей Белоусов тәкъдим ителде.

Башка кандидатуралар:

– Эчке эшләр министры шул ук кеше – Колокольцев Владимир Александрович;

– МЧС министры шул ук кеше – Куренков Александр Вячеславович;

– Тышкы эшләр министры шул ук кеше – Лавров Сергей Викторович;

– Юстиция министры шул ук кеше – Чуйченко Константин Анатольевич;

– Тышкы разведка хезмәте директоры шул ук кеше – Нарышкин Сергей Евгеньевич;

– ФСБ директоры – Бортников Александр Васильевич;

– Росгвардия шул ук кеше – Золотов Виктор Васильевич;

– Федераль сак хезмәте директоры – Кочнев Дмитрий Викторович;

– Президентның махсус программалары төп идарәсе җитәкчесе шул ук кеше – Линц Александр Леонидович.

Шулай итеп, көч структуралары үзгәрешсез кала, бары тик Шойгу гына китә.

Оборона министры булган Сергей Шойгу Иминлек советы секретаре урынына тәкъдим ителгән. Моңарчы анда эшләгән Николай Патрушев башка урынга күчерелә.

Сенаторлар кандидатураларны 13 майда комитетларда һәм 14 майда утырышта караячак.