ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

14 майга һава торышы һәм ай календаре

0

14 майда Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+2˚, урыны белән туфракта 0..-5˚ градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез +8..+13˚ градус була.

Үсүче ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Корылыкка чыдам чәчәләр утырту, рассадаларын бүлгәләп күчереп утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Бу көннәрдә җыелган дару үләннәренең файдасы зур.