ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Гөлназ Сәфәрованың әбисе: «Башымны катырма! Үзеңне бәхетле итү өчен кеше булырга кирәк!»

0
Гөлназ Сәфәрованың әбисе: «Башымны катырма!  Үзеңне бәхетле итү өчен кеше булырга кирәк!»

Гөлназ Сәфәрованың әбисе Казанга кунакка килгән. Танылган алып баручы язылучыларының әбисе белән төшкән видеоларын яратуын белә. Хәзер дә, форсаттан файдаланып, әбисен сөйләштергән.

«Үзенең заманы турында сөйли», – дип язган Гөлназ Сәфәрова.

«Каената-каенана нәрсә дип әйтә, шуны эшләп йөрдек, хәзер алар – «юк», һәркем үзенчә бит. Киленнәр каенана ич хәзер. Кемдә кемнең эше бар. Бар да иркен, иректә. Мәктәптә дә кыстылар, бу тәртипкә өйрәтмиләр, дөньясында да шулай. Безгә кешегә каршы дәшәргә өйрәтмәделәр, ирләргә эндәшергә кушмадылар: «Ирләр баш булсын», – диделәр. Шулай булгач, сезгә дә шулай тәртип кирәк. Безнең заманда аерылышу да булмады. Без менә бер елны 1 авылга 16 килен килдек. Барыбыз да бер өйдә каенана-каената, каенсеңелләр белән яшәдек. Бер кеше дә китмәде. Балалар таптык, үстердек. Хәзер каенаналары да «юк», ә аерылалар да аерылалар. Нәрсәгә аерылалар соң? Сәбәбе – эш юк», – дип сөйли Гөлназның әбисе, яткан килеш.

Аннары онык белән әби арасында кызык кына әңгәмә дәвам итә.

– Юк, туры килмәгәннәр.

– Башымны катырма, туры килмәгәч, ник кияүгә барган?

«Туры киләм» дип уйлаган.

Алай гына уйлап кияүгә бармыйлар.

Бәхетсез яшәгәнче гомер буе…

Үзеңне бәхетле итү өчен, үзең кеше булырга кирәк. Үзең кеше булсаң, бөтен кеше дә бәхетле була. Башымны катырма! Сүзен бирмичә, көрәшеп яшиләр, үзем дә яшим, дип уйлыйлар. Хәзер мөмкинлек бар, кызым.