ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Башкортстанда Эльмира Сөләйманованы искә алу концертлары узачак

0

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вафатына быел декабрьдә 2 ел тула. Иҗатташ дуслары, аның исемен халык күңелендә яшәтү һәм гаиләсенә, балаларына ярдәм итү өчен, искә алу концертлары оештыралар.

Эльмира Сөләймановының дусты, юморист һәм җырчы Ирек Зарипов сүзләренчә, быел Уфада һәм Туймазыда Эльмира Сөләйманованы искә алу концертлары уздырылачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

– Эльмираның ире Дмитрий Крапивин, продюссор Илгиз Абдракипов (Вәсилә Фәттахованың ире) һәм мин шул хакта сөйләштек. Чөнки Эльмира Сөләйманованы Башкортстанда да ярата иделәр. Искә алу концертында Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Илназ Бах, Мурат Гайсин, Ландыш Нигъмәтҗанов, Фәрит Таишев, мин – барлыгы 20ләп артист катнашачак. Уфада концерт декабрьнең 16сында – моңлы җырчыбызның вафат булган көнендә, икенче көнне Туймазыда узачак, – дигән ул.

Билет сатудан кергән акча тулысынча диярлек җырчының гаиләсенә тапшырылачак, – дип яза матбугат чарасы.

Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасыннан