ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Чаллыда урамга һава суларга чыккан әбине фатирга өстерәп кереп 5 сәгать көчләгәннәр

0

Чаллыда шаккаткыч хәл булган: җинаятьче иртән һава суларга дип йөреп керергә чыккан әбине фатирына өстерәп алып кереп көчләгән. Бу вакыйга 27нче комплекста була.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 67 яшьлек хатын иртәнге сәгать 5:00тә ишегалдына чыккан. 51 яшьлек ир-ат аны артыннан куып җиткән һәм, фатирына алып кереп, 5 сәгать дәвамында көчләгән. Бу вакыйгадан соң бу апа хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ир-атны тоткарлаганнар. Ул үз гаебен танымаган. Көчләүче олы яшьтәге хатын-кызны, каршы түгел иде, дип саный.

«Урлау» һәм «Сексуаль характердагы көч куллану» дигән берьюлы ике маддә буенча җинаять эше кузгатканнар. Тикшерү инде тәмамланган, гаепләү нәтиҗәсе шәһәр прокуратурасына раслау өчен җибәрелгән, дип яза «Челны-биз».