Казанда Җиңү көне – 9 майда булачак чаралар программасы
![Казанда Җиңү көне – 9 майда булачак чаралар программасы](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/5/8/ebdddcd8ed99c6ffab99be9b6ace9134.jpg)
Меңьеллык мәйданы 9.30 – тантаналы программа башлана. 10.00 – Казан гарнизоны гаскәрләре парады. 18.00 – кичке концерт.
Казан Кремле 11.00-13.00 – «Пушечный двор»да «Җиңүне сурәтлибез» иҗади акциясе.
12.00-17.00 – «Җиңүгә юл» дигән квестта катнашырга була.
14.00 – элеккеге Спас-Преображенский монастыре территориясендә ачык һавада «Җиңүчеләр. 1945 елның май ае» дигән интерактив музей эшли башлый.
18.00 – Казан Кремлендә «Йолдызлык» арт-резиденциясе «Я, бабушка, Илико и Илларион» спектакле күрсәтәчәк.
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Бабайга хат» дигән акция була.
Җиңү паркы 11.00 – Казан юнармеецлары, мәктәпләрнең хокук саклау юнәлешендә белем алучы балалар отрядлары парады. Шуннан соң «Җиңү фанфарлары» дигән балалар фестиваленең гала-концерты, балалар һәм яшьләр уйный торган тынлы оркестрлар чыгышы көтелә.