ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

9 яшьлек малай 2 яшьлек кызны үтергән

0

Новгород өлкәсенең Старая Русса шәһәрендә 9 яшьлек малай 2 яшьлек кызны үтергән. Малай 5нче кат балконыннан пыяла ыргыткан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Пыяла урамнан баручы 2 яшьлек кыз бала өстенә төшкән. Сабый хастаханәдә үлгән.

«РЕН ТВ» белешмәсе буенча, фаҗига 5 майда Профсоюз урамында була. Малай пыяланы кыз өстенә махсус ыргыткан, диелә хәбәрдә.

«Кыз баланың башында ачык травма була, сөяге сына. Берничә көннән соң, табиблар тырышлыгына карамастан, бала хастаханәдә үлә», – дигән телеканал чыганагы.

Җинаять эше ачылган. Әлеге малай моңа кадәр психиатрда хисапта торган, диелә хәбәрдә.