ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Коръәнне укыганнан соң «Садакаллаһү-л-Гәзыйм» дип әйтү кирәкме?

0

Коръәнне укыганнан соң «Садакаллаһү-л-Гәзыйм» дип әйтүнең хөкеме турында «Татарча хәдисләр» телеграм-каналында аңлаталар.

1. Бу җөмләнең мәгънәсе: «Аллаһ хакны сөйләде/җиткерде», «Олы булган Аллаһның сүзләре дөрес».

2. Кулланылышы: Коръәндә: قُلْ صَدَقَ اللَّهُ «Садакаллаһ» (Аллаһ дөресен әйтте) дип әйт («Әли Гыймран» сүрәсе, 95нче аять).

Хәдистә: عَنْ أَبِي سَعِيدٍ أَنَّ رَجُلًا أَتَى النَّبِيَّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَقَالَ: أَخِي يَشْتَكِي بَطْنَهُ. فَقَالَ: «اسْقِهِ عَسَلًا». ثُمَّ أَتَى الثَّانِيَةَ، فَقَالَ: «اسْقِهِ عَسَلًا». ثُمَّ أَتَاهُ، فَقَالَ: قَدْ فَعَلْتُ. فَقَالَ: «صَدَقَ اللَّهُ وَكَذَبَ بَطْنُ أَخِيكَ، اسْقِهِ عَسَلًا». فَسَقَاهُ فَبَرَأَ.

Бер кеше Пәйгамбәребез ﷺ янына килеп, «кардәшемнең эче авырта» дип әйтә. Пәйгамбәребез ﷺ:

– Аңа бал эчер, – дип әйтә.

(Бал эчеп, дәваланмагач) бу сәхәбә икенче тапкыр килә, әмма Пәйгамбәребез ﷺ аңа тагын:

– Аңа бал эчер, – дип әйтә.

Соңыннан тагын килә, һәм (Пәйгамбәребез ﷺ шул ук киңәшне өченче мәртәбә кабатлагач, бу кеше) әйтә:

– Моны эшләп карадык инде (әмма нәтиҗәсе булмады).

– Садакаллаһ (Аллаһы Тәгалә «ән-Нәхл» («Бал корты») сүрәсенең 69нчы аятендә дөресен әйтте), ә синең кардәшеңнең корсагы ялган сөйли. Аңа бал эчер. Янә бал эчергәч, кардәше сәламәтләнә. Сахих Бохари, 5684. Сахих Мөслим, 2217 3.

Хикмәте Коръән укыганнан соң, кеше Аллаһ сүзләренә карата «Раббым дөрес әйтте» дип кабатлап торуы – күңелендә иманының ныгуына, Аллаһ сүзләренә карата шик кермәвенә сәбәпче була. Һәм Коръән сүзләрен башка сүзләрдән аеру өчен әйтелә, чөнки аять гарәпчә укылса, аннары гарәпчә аңлатма бирелсә – кайсы урында Аллаһ сүзе тәмамлана икәнлеге аңлашылмый.

4. Хөкеме: Бу – рөхсәт ителгән гамәл, югарыда бәян ителгән дәлилләрдән әдәп икәнлеге дә аңлашыла. Галимнәр бу җөмләне китапларында, вәгазьләрендә еш кулланалар. Әмма кеше бу сүзне әйтмәсә, гөнаһлы булмый. Шулай да, бу сүзне әйтү «сөннәт», «фарыз» дип дини хөкем чыгарырга кирәкми, чөнки риваятьләрдә Коръәннән соң бу гыйбарә әйтелүен без очратмадык.

Ә кайбер кешеләрнең «исламның беренче-икенче гасырында моны беркем әйткәне юк» дигән сүзләре – җаһиллекнең күрсәткече. Аларның сүзләренә ышансак, Аллаһның әмерен Расүлебез ﷺ эшләмәде булып чыгамы? Туры юлдан адашудан Раббыбыз Аллаһка сыенабыз, диелә бу хәбәрдә.