ru24.pro
Новости по-русски
Май
2024

Эстрада җырчысы әнисенә машина бүләк иткән

0

Җырчы, әле күптән түгел генә дүртенче тапкыр әни булган Лилиана Ирназарова әнисенең туган көнененә бик зур бүләк ясаган. Ул аңа өр-яңа машина бүләк иткән.

«Без Назар белән бәйрәмгә кайтып барабыз. Нәнәйне гаҗәпкә калдырабыз, тәбриклибез хәзер», – дип, улы белән авылда яшәүче әти-әнисе кайткан ул.

Туган көне белән котлап, зур бантик тагылган машинаның үзенеке икәнен әйткәч, Лилиана Ирназаорованың әнисе күз яшьләрен тыеп тора алмаган.

Җырчы әти-әнисенә машина алып бирергә бик күптәннән хыяллануы хакында яза. «Без моны булдырдык», – дип яза ул, чын күңелдән сөенеп.