Рәссам Мөдәррис Минһаҗевның туганы Марсель хәрби операциядә һәлак булган
Рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның гаиләсенә кайгы килгән. Ул энекәше Марсельне соңгы юлга озатуларын хәбәр итте.
«Яраткан энекәшем Марсель Минһаҗевны – махсус операциядә һәлак булган батыр татар егетен аның туган өе каршында – Балтач районы Түбән Кенә авылында соңгы юлга озату мизгеле. Кадерле энем, авыр туфрагың җиңел булып, урының җәннәт түрләрендә булсын!» – дип уртаклашты рәссам.