Тукай Чакмагыш ягында кымызга йөргән (Кызганыч – тарихи өстәл белән сәкене яндырганнар)
Чыннан да Аблай авылында яшәүче олы буын кешеләре арасында Тукай килүе хакында сүзләр йөргән. Шушы авылда гомер иткән карт картәнкәем Әүфә Сөләйманова да Габдулла Тукайны очравын, югары очка менеп киткәнен карап калганнарын сөйли иде, дигән истәлекләр бар гаиләбездә.
Фото: © Рәүф Идрисовның шәхси архивыннан
Рәүф абый, легендар шагыйребез Габдулла Тукай хакында легендалар бик күп. Чакмагыш районыны Аблайда булганы хак микән? Сезнең версиягез нинди?–
Тукай Аблайда чыннан да булганмы? Матбугат битләрендә бу хакта сүз булгалап алды. Имеш, 1912 елда Тукай Уфага килгәч, Чакмагыш районының Аблай авылында да булган. Ул вакытта Тукай күрше, 6 чакрым ераклыктагы Кушнарен районының Чатра авылына кымызга да йөргән. Бу турыда мин «Атна» гәзитендә 20 ел элек язып чыкканмын. Аннан соң, менә бөек шагыйрь бездә булган, һәйкәл куярга кирәк, дип сөйләп йөрүчеләр дә барлыкка килде. Версияләр күбәйде. Кисәкләп, үзгәрешләр белән сөйләүчеләр дә бар.
Әлеге вакыйга хакында «Интертат» укучыларына бәян итсәгез иде. Мәшһүр Тукаебызны Идрисовлар кунак иткәнен беләм.
Үзебезнең гаиләдә булган легенданы, риваятьне сөйләп үтим. Без Тукай өстәлен, сәкесен күреп үстек. Картәтиебез Габдулла Хәсән улы Сәмигуллин Аблайга әдипне «Галия» мәдрәсәсе шәкерте икенче картәтәем Әбүбәкернең абыйсы Мөхәммәтзакир Хәмзин алып кайтуын сөйли иде. Шәкерт алдан ук хәбәр җибәргән «бик кадерле кунак белән кайтам, пар ат белән килеп алыгыз» дигән. Хәйрелвара Кәлимуллин шулай итеп алып та кайткан. Бер атна буена Чатрага кымызга йөргәннәр. Бөтен бала-чага аларны «Тукай, Тукай!» дип озатып кала. Минем әти белән әни – дүртенче буын туганнар, элек бездә – төмәннәрдә – дүртенче буын туганга өйләнү рөхсәт ителгән. Картәтәйләр кардәш булгач, Габдулла Тукайны күрергә кергән булган. Бусагадан кермичә генә күзәткән. «Чәй эчеп утыра иде. Ябык кына, оныгым Илшатка охшаган иде », – дип, истәлекләре белән уртаклашканы истә калган. Безнең гаиләдә Тукай кунак булганы бик табигый, дөреслек итеп кабул ителә иде.
Чакмагышлылар әлеге көнне дә бу турыда бөек әдипкә багышланган әдәби-мәдәни кичәләрдә искә ала. Аблай халкы да онытмый.
Авыл картларында бу сүз еш йөри иде. Без икеләнмәдек, шикләнмәдек, ә тыйнак кына горурландык. Бәхәссез хакыйкать иде. Шул легенда һавасын сулап үскәнгәдер, без гаиләдәге 4 бала да университет тәмамладык, филология һәм тарих факультетларында белем алдык. Аспирантурам чорында язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинга дәштем. Моны исбат итәр өчен документ кирәклеген әйтте. Ялган истәлекләр булу ихтималын кисәтте. Мин исә картәтидән истәлекләр яздыртып, авыл Советыннан мөһер суктырырга дип тә йөргән идем. Ләкин профессор әйткәч, Тукайның легендар өстәле белән сәкесе мунча мичендә төтенгә әйләнеп күккә очты.
Нинди раритетлар әрәм булган, көлгә әверелгән...
Мин шундый версиягә килдем, Мөхәммәтзакир берәр шагыйрьне алып кайткандыр: бәлки, ул Шәехзада Бабич, яки Хәсән Туфан булгандыр. Әисә авыл халкы аны Тукай дип аңлагандыр…
Шулай да, Рәүф ага…
1994 елның 21 августында тирәсендә күренекле язучы Әмирхан Еникины Уфага чакырып китердек. «Шәрык» радиосы исеменнән чакырган идек. Аны туган җирләрендә йөртеп кайттык. Танылган татар журналисты, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның мәгариф отличнигы Муса Мөлеков та безнең белән иде. Габдулла Тукайның Уфага килүе турында сүз чыкты. Уфаның Свердлов урамында ул яшәгән йортка хәтер тактасы эленгән бит. Шунда Әмирхан ага әйтә: «Гаҗәп хәл, Тукай кая гына барса да, хөрмәтләп каршы алалар, Петербургка бара – күтәреп йөртәләр, Троицкида – чиксез хөрмәт итәләр. Ә монда аны беркем, беркайда да чакырмаган… Ике тапкыр килә, хәтта Мәҗит Гафури да өенә алып бармаган… Ә бит бу дәвердә Уфа шаулап торган, татарча газеталар бастырылган…» Әмирхан Еникиның аптыравы, сорауга җавап тапмау миндә бәләкәй генә шанс калдыра. Туп-турыга кайтсаң, җәй көне Аблайга әллә ни ерак булмагандыр да кебек. Ул вакытта аны без радиода бик яхшы кунак иттек, бәлки, шуннан исенә төшкәндер. Тагын бөек шагыйрьнең бездә булуын исбат иткән күренеш: халык һәм балалар Тукай дип йөгерешкәндә, Мөхәммәтзакир бит инкяр итмәгән. Юк, бу – башка шагыйрь, дип әйтмәгән.
Чатрадагы төмән Мамлеевлар. Моратовлар кымыз ясаганнар. Берничә процент чынбарлыкка туры килгән версия инде бу. Булмаса инде, Тукайның үз заманында шулкадәр популяр, легендар, халкы өчен газиз кеше булуы турында сөйли бу. Аблай халкы да моны аңларлык зәвыклы халык булган!
Идрисовлар нәселе – бик затлы, данлы, дип беләм. Алар Тукайны чын-чыннан хөрмәт иткәннәрдер.
Нәселебездә муллалар, укымышлы затлар булган. Мәдрәсәләр тәмамлаганнар. Чын фамилиябез – Енгалычевлар, әмма үзгәртелгән. Төп чыгышыбыз – Тамбов губернясы, Темников өязеннән.
Язучы Мирсәй Гариф Татарстаннан килеп Тукайның Аблайда булуы хакында мәгълүмат җыйганын беләм. Бер китабында да бу хакта язган.
Минем мәкаләгә нигезләнеп, версияне үзгәртеп бәян итүчеләр бар. Төбәкне өйрәнүче үзешчәннәр дә аны үзләре исеменнән сөйлиләр. Ә бу мәгълүматның төп чыганагы мин булып чыгам икән.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Тукайны кунак иткән йорт һаман да бар, диләр. Чыннан да шулаймы?
Ул йорт күптәннән юк инде.Җ
Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Рәүф абый! Тукай Чакмагышның Аблаенда булса да, булмаса да – бу бик кызыклы мәгълүмат. Чыннан да, хәзер аның, буыннан-буынга күчеп, хәтта халык авыз иҗаты әсәре – риваять, легенда булып яшәргә хакы бардыр...