ru24.pro
Новости по-русски
Апрель
2024

Коточкыч: ял итәргә барганда, юл читенә туктагач, 5 яшьлек малайның өстенә агач ауган

0

Саратов гаиләсе Карачаево-Черкесиянең Домбай курортында ял иткәндә юл читенә тукталган. Бәла аларны шунда сагалап торган да инде: 5 яшьлек малай өстенә корыган агач ауган. Бала шунда һәлак булган. Бу хакта «В Татарстане Поймут» телеграм каналы хәбәр итә һәм видеодәлил тәкъдим итә.

«Mash Gor» телеграм-каналы язуынча, туристлар гаиләсе Домбай курортында ял иткәндә, елга буенда фотога төшү өчен, автомобильдә тукталганнар. Шул вакыт югарыдан зур коры агач кәүсәсе авып төшкән. Агач шартлап сынуын ишеткәч, кешеләр читкә йөгерә башлаган, әмма 5 яшьлек малай өлгермәгән. Агач туп-туры бала өстенә ауган. Ул сәламәтлеге күтәрмәслек авыр җәрәхәтләр алган һәм урында ук үлгән. «Социаль челтәрләрдә язалар: анда тирә-юньдә корыган агачлар күп, ләкин алар белән беркем дә шөгыльләнми, ә бит бу урын туристлар арасында бик популяр», – дип билгеләп үттеләр телеграм-каналда.