ru24.pro
Новости по-русски
Апрель
2024

Күрше төбәктәге авылда яшен суккач, өй, мунча, каралтылар янып беткән

0

Удмуртиянең Солдырь авылында, яшен суккач, өй янып беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Яшен агач өйнең электр бүлгеч тактасына суга. Ул яна башлый. Ут мунчага, каралты-курага күчә.

Фото: © https://vk.com/mchs__russia

43 квадрат метр мәйданга таралган янгынны 10 коткаручы һәм 5 берәмлек техника белән сүндерәләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында иминлек кагыйдәләрен искәртә:

  • тәрәзәләрне, ишекләрне, морҗаларны ябыгыз;
  • мичкә якмый торыгыз;
  • электр җиһазларын сүндерегез.