Түләүле клиника
– Исәнмесез, доктор!
– Керегез, тыңлыйм.
– Карагыз әле, доктор, әгәр дә кичен ныгытып нәрсә булса да ашасагыз, төнлә менә бу төшегездә таяк тыккан кебек тоелмыймы, сару кайнау башланмыймы?
– Юк... Соңгы вакытларда андый хәлнең булганын хәтерләмим дә…
– Ә менә күбрәк аракы эчеп җибәрсәгез яки тозлаган балык ашаган чакта аягыгыз шешкәләмиме? Подагра, дим, буыннар сызламыймы?
– Тфү-тфү, күптән андый нәрсәләр белән шаярганым юк!
– Яхшы. Доктор, менә, мәсәлән, бакчагызда көрәк белән эшләгәндә йә хатыныгызның әнисенә булышам, дип, чемоданын күтәрешкәнсездер. Аның әйткән берәр сүзеннән нервларыгыз… Кан басымыгыз күтәрелмиме?
– Булгалады, ләкин хәзер нормально…
– Кулларыгызны сузыгыз әле, доктор, бармакларыгызны тырпайтыгыз. Тырнакларыгызны һәм күзегезнең агын карамакчы идем…
– Туктагызчы! Сез нәрсә? Монда бит мин түгел, сез килдегез түләүле клиникага. Мин сездән сораштырырга тиеш… Регистратурада карта тутырдыгызмы?
– Юк, доктор, мин үзем. Карыйм: кабинетыгызга бернинди чират юк – кердем дә киттем.
– Ә сез кем соң?
– Мин – доктор. Нетрадицион медицинаныкы. Экстрадулкыннар белән дәвалыйм, сораштырып та һәм ерактан торып та. Сезнең, аңлавымча, сәламәтлегегез яхшы?
– Әйе, әйбәт! Бөтен яктан!
– Менә, күрәсезме! Минем методым файдалы тәэсир иткән! Ә кабинетыгыз түләүле хезмәт күрсәтә…
– Әлбәттә! Язылган бит.
– Бик шәп! Доктор, минем тулы превентив дистанцион стабилизация үткәрү хезмәтемә сездән йөз доллар. Сумнар белән түләсәгез дә ярый.
"Чаян" журналыннан. Евгений Обухов