ru24.pro
Новости по-русски
Апрель
2024

Рулен генә борасы: мунчада «электромиллек» чабындыра!

0

Мессенджерларда таралган видеода бер ир-ат мунчага ясап куйган «электровеник»ның ничек эшләвен күрсәтә.

Видеода күренгәнчә, автоматлаштырылган «чабучы» диварга беркетелгән. Видеодагы ир-ат башта ләүкәне озынайта, аннан, ятарга йомшаграк булсын өчен, сөлге җәеп куя. Ул миллекне автоматка урнаштыра да ләүкәгә менеп ята. Аннан стенага беркетелгән рульне борып, чабындыру аппаратын эшләтеп җибәрә. Аппарат миллек белән чаба башлый. Рульне борып, аны тәннең башка өлешенә дә күчереп була. Шулай баштан аякка кадәр чаба. Аяктан башка таба да килә.

«Мунча сәламәтлек бирә. Барыгызга да сәламәтлек телим. Ьиңел пар белән», – дип әйтеп куя ир.

Бу «электр миллеге» ни дәрәҗәдә куркынычсыз – анысын әйтүе кыен. Агайның үзеннән консультация алмыйча, мондый механизмны кулланырга киңәш итмибез.

Сөйләшүенә караганда, мишәр агае булырга тиеш. Видеоның авторын белмибез, әгәр үзен танып хәбәр итсә, аның турында язарбыз.